Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыга яңа прокурор билгеләнде

Аны тәкъдим итәр өчен, Баулы районына ТР прокуроры Илдус Нәфыйков килде.

Бүген Баулыда яңа прокурорны – 54 яшьлек Нәҗмиев Илшат Фәрит улын тәкъдим итү булды. Моңа кадәр Азнакай шәһәр прокуроры вазифасында эшләгән Илшат Нәҗмиев 5 елга Баулы шәһәр прокуроры вазифасына билгеләнде.

Илшат Нәҗмиевка кадәр Баулы шәһәр прокуроры булып эшләгән Фәнис Сәлимов пенсиягә чыккан. Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков каршында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Сәлимовка рәхмәт белдерде, аңа Баулы районының 90 еллыгы мактаулы медален тапшырды.

 «Баулыда эшләгән 5 ел бер көн кебек узып китте», – ди Фәнис Сәлимов, ул туган ягына – Азнакайга кайтырга җыена.

Очрашу ахырында Илшат Нәҗмиев яңа вазифада төп максатларын билгеләп үтте. “Минем бурыч – районны хокукый яктан үстерү, аерым алганда – гражданнарның иминлеген һәм гражданнарның хокуклары үтәлүне тәэмин итү, һәр баулылы өчен нормаль һәм уңайлы яшәү шартлары булдыру”, – дип ассызыклады Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев