Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыга вакцинаның яңа партиясе кайткан

Бу атнада Баулы район үзәк хастаханәсенә ковидка каршы вакцинаның 510 дозалы яңа партиясе кайткан, һәм вакцинаның беренче компонентын ясый башлаганнар.

Район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, районда коронавирус белән бәйле хәл чагыштырмача тотрыклы.
Бүгенге көндә 4419 баулылы вакцинацияне тулысынча узган, аның ике компонентын да ясаткан. Беренче компонентны ясатучылар – 5998 кеше.
Ринат Шәфиков уку елы алдыннан балаларына ковидка каршы прививка ясату белән кызыксынучы аналар шактый булуын да әйтте. Спикер сүзләренә караганда, рәсми хат булмаганлыктан, 18 яшькә кадәрге балаларга әлегә прививка ясалмый.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ