Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы балалар бакчасы яшәрде

Баулының “Виктория” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ачылды. Бина мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы буенча төзекләндерелде. Ремонтка республика бюджетыннан 20 миллион сум бүленгән.

Балалар бакчасын ачу тантанасына килгән кунакларны мәктәпкәчә учреждение хуҗалары – талантлы сабыйлар җырлар һәм шигырьләр белән каршы алдылар. Алар, кыска гына сәламләү чыгышыннан соң, кунакларны тулысынча яңартылган балалар бакчасы бинасына чакырдылар.

 Бинага керү юлында мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре бинаның ремонтка кадәр төшерелгән фотосурәтләре эленгән стенд ясап куйган иде. Аны караганнан соң, биредә башкарылган эш күләмен күзаллау кыен булмады. Күпләр “Виктория”нең танымаслык булып үзгәрүен әйттеләр.

– Балалар бакчасы ачылганнан алып, 1979 елдан башлап, 30 ел дәвамында биредә мөдир булып эшләдем, – дип сөйләде әлеге балалар бакчасы учреждениесе ветераны Гөлфирә Шакирова. – Аны ремонттан соң күргәч, таң калдым. Шундый матурлык! Матурлык дөньяны коткарыр, диләр бит. Биредә тәрбияләнүче балалар начар булмас, дип уйлыйм.

Гөлфирә Мөгъсиновна әйткәнчә, ул әлеге бинада эшләгән елларда балалар бакчасы хезмәткәрләре шундый шартлар турында хыялланган булган. Аларның хыяллары чынга ашты.

– Бүген мин бирегә кабат килдем, карадым һәм, бу мөдирнең хыялы, дип әйтәсем килә. Мондый бинада эшләү бик рәхәттер, – дип өстәде Гөлфирә Шакирова.

“Виктория” балалар бакчасы мөдире Гөлнара Садыйкова кунакларны бина эченә алып керде. Алар яңартылган кече төркем бүлмәсен, аш-су блогын, кер юу бүлмәсен, татар теле кабинетын һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар. Бинаның стеналары якты матур төсләргә буялган, яңа җиһазлар, шкафлар куелган, азык блогына заманча яңа җиһазлар алынган.

Кунакларны музыка залында сабыйлар көтеп тора иде. Алар җырладылар, биеделәр, шундый матур, заманча, яңартылган балалар бакчасы өчен, хөкүмәткә, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә шигырь белән рәхмәт әйттеләр.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин төзелеш оешмалары, балалар бакчасы хезмәткәрләренә һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, балаларның бәхетле булып үсүләрен теләде.

– “Виктория” балалар бакчасы мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасына керде. Ул безнең республикада гамәлдә булган 40 программаның берсе, – дип сөйләде Рамил Гатиятуллин “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Әлеге программа буенча түбәне ремонтлауга, ишекләр һәм тәрәзәләрне, җылыту, канализация, су белән тәэмин итү системаларын алыштыруга, электромонтаж эшләренә билгеле бер күләмдә акча бирелә. Тик барлык проблемаларны хәл итүгә республика биргән ул акча һәм әлеге эшләр генә җитәрлек булмавын аңлыйбыз. Шуңа күрә муниципалитет балалар бакчасын ремонтлауга 13 миллион сум күләмендә өстәмә финанслау бирү турында карар кабул итте.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар бакчасы тулысынча яңартылган хәлдә, ул барлык санитар, янгынга каршы таләпләргә, куркынычсызлык нормаларына туры килә.

– Бүгенге көндә без һәр мәктәпкәчә учреждениене, иң яхшысы, иң сыйфатлысы – балаларга, дигән принцип белән ремонтлыйбыз, – дип ассызыклады Рамил Гатиятуллин. – Һәм уртак тырышлык белән менә шундый матурлык булдырыла. Әлеге балалар бакчасына йөрүче сабыйлар безнең хезмәтебезнең кадерен белерләр, илебезнең һәм туган шәһәребез Баулының чын патриотлары булып үсәрләр, дип өметләнәм.

Өстәмә эшләргә килгәндә, балалар бакчасы территорииясе төзекләндерелгән: капкалар һәм коймалар, асфальт катламы алыштырылган, бинага керү юлында брусчатка җәелгән. Бинаның фасады да төзекләндерелгән, хәзер ул матур төсләр белән балкып тора.

Чарада “Виктория” мөдире Гөлнара Садыйкова төзелеш оешмалары вәкилләренә, дус эшләүләре, эшлекле хезмәттәшлек итүләре, хезмәткәрләрнең  үз эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп башкарулары өчен, рәхмәт хатлары тапшырды. Ремонтта эшләүчеләр арасында кайчандыр әлеге балалар бакчасына йөргән кешеләр, әти-әниләре дә булган. Шуңа күрә, мөдир сүзләренчә, алар, икеләтә җаваплылык тоеп, вакытны исәпкә алмыйча эшләгәннәр, кыенлыкларны бергәләп җиңгәннәр.

– Элекке балалар бакчасының бары стеналары гына калды, калганы барысы да яңа. Бик матур, якты. Җылы да булыр, дип өметләнәбез, – диде Гөлнара Зәкәриевна. – Яңа эш урынына килгән кебек. Күңелләр күтәрелеп китә. Балалар әлегә югалып калдылар, үзләренең бакчаларын танымый торалар, шулай да бик сөенәләр. Аларның әти-әниләре алардан ким сөенми. Балалар бакчасын ачуга әзерлектә һәркем катнашты. Төнгә кадәр эшләгән чаклар да булды, әти-әниләр дә, гаилә әгъзалары да ярдәмгә килде. Шуңа күрә бар кешегә рәхмәт белдерәм. Хәзер безне балалар белән яңа, уңайлы шартларда зур эшләр көтә.

Тантанага Баулы шәһәренең мактаулы гражданы, атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре Марсель Мөхәммәтшин да чакырылган иде. Ул шундый уңайлы шартларда тәрбияләнүче хәзерге заман балаларының сөенечен уртаклашты.

– Мин “Баулынефть” идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләгәндә, 23 ел балалар бакчалары белән җитәкчелек иттем. Элек без мәктәпкәчә учреждениеләрне болай матур итеп карап тора алмый идек – акчада чикләүләр бар иде. Ничек кенә тырышсак та, мондый дәрәҗәгә җиткерә алмадык, – дип сөйләде Марсель Мөхәммәтшин. – Хәзер исә җитәкчелек белем бирү учреждениеләренә зур игътибар бирә. Чөнки алар – тормыш нигезе, киләчәк нигезе. Нинди балалар тәрбияләсәк, киләчәктә җәмгыятебез дә шундый булачак. Төзүчеләргә зур рәхмәт. Аларның эш нәтиҗәсе – могҗиза ул. Без, өлкән буын, хәзерге тормыштан канәгать. Барысы да халык өчен эшләнүен күреп торабыз: мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтлана, җәмәгать урынннары төзелә – барысы да балаларыбыз киләчәге өчен.

Ләйсән Одрузова “Виктория”гә йөрүче сабыйларның әти-әниләре исеменнән район җитәкчелегенә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.

– Балаларыбызның бала чагы, нигездә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә узуын барыбыз да белә. Алардагы шартларның яхшы булуы бик мөһим, – диде ул. – Әлеге матурлыкны булдыруга өлеш керткән бар кешегә зур рәхмәт. Балаларыбыз бирегә бик теләп йөрер, дип уйлыйм.

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, соңгы елларда Баулы районында мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы буенча биш балалар бакчасы төзекләндерелгән. Киләсе елда 2нче санлы “Рябинка” балалар бакчасын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев