Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда заманча чаңгы базасы ачылды

Бүген, 28 декабрьдә, Баулы шәһәрендә модульле яңа чаңгы базасын ачу тантанасы булды. Шулай ук анда 2019-2020 еллар чаңгы сезонын ачуга багышланган чаңгы ярышлары да узды.

Баулыда чаңгы базасы универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклы модульле чаңгы базалары төзү республика программасы ярдәмендә төзелде. Республика бюджетыннан төзелешкә 7,5 миллион сум бүлеп бирелгән.

Хәзер Трёхгоркада яктыртылган трасса, махсус резак белән салынган яхшы чаңгы юлы барлыкка килде. Модульле базада чаңгычыларга уңайлы шартлар тудырылган – биредә душ кабиналары, шкафлы чишенү-киенү бүлмәләре бар. Базада чаңгыны прокатка алып була, шулай ук чаңгычылар өчен секцияләр эшләячәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев