Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда юбилярны 90 яше белән тәбрикләделәр

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл һәм хезмәт ветераны Зимфирә Мостафина билгеләп үтә. Юбиляр шул уңайдан котлаулар кабул итте.

Зимфирә Мостафина Ютазы районында туып-үскән. Сугыш елларында туган авылы колхозында төрле эшләр башкарган. 1955нче елны авыл егете Сабитка тормышка чыга һәм алар Баулыга килеп төпләнәләр. Зимфирә апа күп еллар төзү оешмасында, соңрак Баулы район үзәк хастаханәсендә пешекче булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыгар алдыннан 3 ел транспорт оешмасында кондуктор булып та эшләгән. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.

Тормыш иптәше белән алар татулыкта 65 ел гомер иткәннәр. Бүгенге көндә Зимфирә Мәгъсүм кызын социаль хезмәткәр карый, шулай ук туганнары да гел ярдәм итеп тора.

– Безнең апа гел икенче әни кебек булды. Җәйге канкулларга еш кайта идек, бик кунакчыллар иде, - дип сөйли юбилярның апасының кызы Равия. – Зимфирә апа безнең бик уңган аш-су остасы,  тәмле итеп чәк-чәкләр, өчпочмаклар пешерә иде.

Зимфирә апа котлауларга бик күңеле булды, зур рәхмәтләрен җиткерде.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев