Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда йорт түбәләрен кардан арындырырга машиналар комачаулый

Соңгы арада ныклап яуган карлар Баулыны карлы шәһәргә әйләндерде. Махсус машиналар көн дәвамында шәһәр урамнарын кардан чистарту белән мәшгуль. Кар урамнарда гына түгел, күпкатлы йортлар башларында да җитәрлек. Аларын да хезмәт күрсәтүче оешмалар даими чистартып торалар.

“Баулы-информ” хәбәрчесе “Авария диспетчерлык хезмәте” эшчеләренең Хади Такташ урамы 17нче йорт түбәсен чистарткан җирдә булып кайтты. Махсус җайланма белән менеп, ике кеше түбәдән шактый җыелган кар катламын көрәк белән каерып, аска ыргыталар иде. “Авария дипетчерлык хезмәте” оешмасы 45 күпкатлы йортка хезмәт күрсәтә.

– Безнең хезмәт күрсәткән йортлар арасында тигез түбәле йортлар да бар, аларның түбәләреннән кар чистарту кирәкми, – ди оешма директоры Гөлнара Бохараева. – Без күбрәк йортның өске катында урнашкан балкон өсләрен кардан арындырабыз.

Оешма директоры сүзләренчә, йорт түбәләреннән кар төшерүгә подъезд буена куелган автомобильләр комачаулый. Хуҗалары фатирларында булсалар да, машиналарын алып куярга теләмәгән яки эшчеләрнең үтенечләрен кире каккан очраклар бар.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев