Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшәүче Вәлиевлар алтын юбилейларын бәйрәм итте

Ярты гасыр бергә. Бүген Баулының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Гөлүсә һәм Маузир Вәлиевлар 50 ел бергә гомер итүләрен бәйрәм итте.

Алтын юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова тәбрикләү сүзләре белән каршы алды. Аның котлауларына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Вәлиевларның кызлары, сигез оныклары, өч оныкчыклары да кушылды.

“Әти- әни, сез безнең пар канатларыбыз! Тәрбия биреп, өчебезне дә укытып чыгардыгыз, – диде котлау сүзләре белән бергә кызлары Гөлнара Вәлиева. – Без сездән үрнәк алып яшибез, сез булганда гына без тулы бәхетле”.

Вәлиевләр гаиләсе тантаналы туй маршы астында Баулы районының мактаулы гражданнары исемлегенә кул куйдылар.

“Безнең танышуыбыз да гади генә булмады, – дип сөйләде Маузир абый безгә. – Армиядә хезмәт иткән вакытымда, мине озатып калган кызым кияүгә чыкты. Миңа абыем гына хәбәр итте. Минем өчен алар да борчылып тордылар һәм мин кайтуга миңа бер кызны әзерләп тә куйганнар иде. Менә шул кыз – Гөлүсә апагыз була да инде. Хәзер аллага шөкер, илле ел бергә”.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев