Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яңа йорт кулланылышка тапшырылды

32 гаиләгә Гоголь урамындагы 7нче йорттан фатир ачкычлары бирелде.

Бу йорт ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре өчен төзелде. Йорттагы 32 фатирның 8е – ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, 17се – бюджет оешмалары хезмәткәрләренә бирелде. Бюджет хезмәткәрләренең 5есе – мәгариф системасында, 4есе – сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Полиция хезмәткәре, яшьләр бүлеге хезмәткәре, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре, төзекләндерү идарәсе хезмәткәре дә фатирлы булды.

Шулай ук бу йортта 2014-2015 еллар торак сертификаты буенча торак алган күп балалы алты гаилә, “Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы 2015 ел торак сертификаты буенча тораклы булган бер яшь гаилә дә яшиячәк.

Баулы районында “Татарастан президенты каршындагы дәүләт торак фонды” коммерциянеке булмаган оешмасы тарафыннан “Социаль ипотека” республика программасы кысаларында күп фатирлы ун торак йорт сафка бастырылды. Алар – Гоголь урамындагы 3нче һәм 5нче йортлар, Зиновьев урамындагы 3нче, 5нче, 7нче, 10нчы, 19нчы йортлар, Калинин урамындагы 46нчы һәм 48нче йортлар, Төзүчеләр урамындагы 1нче йорт. Бу программа буенча 394 гаилә фатир алды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев