Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Яңа ел табыны күпмегә төшә?

Яңа ел алдыннан аеруча популяр булган азык-төлек бәяләренә күзәтү.

Кызганычка каршы, быел Яңа ел табыны, узган ел белән чагыштырганда, күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк. “Баулы-информ” хәбәрчесе, Баулы кибетләрен карап йөргәндә, шундый нәтиҗәгә килде.

Шәһәрдәге сәүдә челтәрләре кибетләрендә Яңа ел якынлашуы сизелә. Барлык сәүдә нокталарында сатып алучылар шактый, акрынлап бәйрәм табынына азык-төлек юнәтү белән мәшгульләр. Алар әлегә, нигездә, тиз бозылмый торган азык-төлек һәм спиртлы эчемлекләр (нигездә, аракы һәм шампан шәрабе) ала.

Яңа ел табынында, һичшиксез, “Оливье” салаты булуын исәпкә алып, баулыларга әлеге салатны ясау күпмегә төшәчәген һәм аның өчен кирәкле ингредиентлар бәяләренең, 2020 елның декабре белән чагыштырганда, күпмегә кыйммәтләнүен ачыкларга булдык.

Билгеле, быел азык-төлек бәяләре шактый кыйбатланган. Мәсәлән, былтыр бәрәңгене килограммын 19 сумга алып булса, быел инде ул 39 сум тора. Кишер белән дә шул ук хәл: былтыр – килограммы 17 сум, быел исә 25-39 сум. Ә менә йомырка бәясе әллә ни үзгәрмәгән: дистәсе 70-90 сум тирәсе. Тозлы кыяр, колбаса, яшел борчак һәм майонез бәясе дә артык үзгәреш кичермәгән. Күп кенә азык-төлекне акция буенча алып була.

“Ел саен бәйрәм табынына азык-төлекне алданрак алып куярга тырышам, хәтта исемлек төзим, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Надежда Азабина. –  Билгеле, ел саен планнар һәм теләкләр үзгәреп тора, шуңа күрә кибетләргә бәйрәм килеп терәлгәч тә барырга туры килә. Андый вакытларда күпләр, паникага бирелеп, кирәкмәгән азык-төлек тә җыеп кайта. Шуңа күрә мин, аз-азлап булса да, алдан алып куям. Бәяләрнең артуын артык сизмәдем. Яшелчәләрне үзебез үстерәбез. Соңгы елларда “Оливье” салатына колбаса урынына тавык ите сала башладым, тәмлерәк тә, очсызрак та”.

Бәйрәм табынына азык-төлек сатып алырга әле вакыт бар. Шулай булгач, паникага бирелмичә, бәяләрне чагыштырып, төрле кибетләрдә йөрергә мөмкин. Иң мөһиме, бу эшне 31 декабрьгә калдырмаска кирәк.

Фото: Эльмира Кузнецова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы