Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда волонтер отрядлары эшли

Баулы районында волонтерлык отрядлары булдырылды, бүгеннән алар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек һәм медикаментлар китерә башлады.

Исегезгә төшерәбез, “Милосердие” комплекслы үзәге базасында кайнар линия телефоны булдырылды, ул көн саен 8дән 18 сәгатькә кадәр эшли. Өлкән яшьтәгеләр 8(85569) 5-12-04, 5-46-78 телефоннарына шалтыратып, азык-төлек яки даруларга заказ бирергә, коммуналь түләүләрне түләр өчен мөрәҗәгать итә ала.

Эш алгоритмы эшләнгән, барлык волонтёрларның да тиешле пропусклары бар, алар индивидуаль саклану чаралары – битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Волонтёрлар заказны китергәндә өлкәннәр һәм товарлар белән мөмкин кадәр азрак контактта булырга тиешлекләре турында кисәтелгән.

Бүген волонтер Ләйсән Одрузова берничә заказны үтәде һәм ялгыз яшәүче әбиләргә дарулар һәм азык-төлек китерергә өлгерде.

– Минемчә, без ялгыз әби-бабайларга ярдәм итәргә тиеш. Бигрәк тә мондый катлаулы вакытта аларны игътибарсыз калдырырга ярамый, – дип уртаклашты ул. – «Милосердие» үзәгендә миңа тутырылган бланк бирделәр, анда нинди продукция сатып алырга кирәклеге язылган. Даруханәгә барып килдем. Кемгәдер азык-төлек кирәк иде, шуңа күрә кибеткә дә кереп чыктым. Бөтен алган әйберләрне адреслар буенча илтеп тапшырдым. Бу эш катлаулы түгел, һәркем башкарып чыга ала, дип уйлыйм.

Ләйсән Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев