Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда уникаль күргәзмә эшли

Баулы туган якны өйрәнү музеенда “Татар аргамагы” күргәзмәсе ачылды. Тантанага мәдәният эшлеклеләре, җирле рәссамнар һәм баулылар килде. Күргәзмәне “Алмакай” атлар утары һәм ТР Рәссамнар берлеге оештырды.

Күргәзмәдә Комсомольск на Амуре, Казан, Кемерово, Түбән Кама, Лениногорск, шулай ук Татарстанның башка шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән рәссамнарның 43 картинасы тәкъдим ителде. Барысы да атларга, дөресрәге - татар атларына багышлана.

Татарның ат токымын торгызу тарихы Лениногорск районында башланган. Эшкуар Фәрит Нәбиуллин оештырган «Алмакай» атлар утары урнашкан. Нәкъ менә ул татар атлары токымын торгызуга һәм үрчетүгә нигез салучы булды. Әйтергә кирәк, алар искиткеч чыдам, гаҗәеп матур атлар. 

Картиналарны һәркем килеп күрә ала, күргәзмә 15 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев