Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда телләр сакланышы турында сөйләштеләр

ТР премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Баулыга эш сәфәренә килде. Эшлекле комиссия составында шулай ук Президент Аппараты, мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы, иҗтимагый палата, Татарстан халыклары Ассамблеясе, халыклар дуслыгы йорты вәкилләре һәм җитәкчеләре, активистлар да бар иде. Район авылларында балаларга үз туган телләрендә белем һәм тәрбия бирү ничек оештырылган, бүгенге көндә бу мәсьәләдә нинди эшләр башкарыла – барысы да түгәрәк өстәл кысаларында каралды.

Иң элек ТР премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин озатуында бүгенге көндә Фәнис Яруллин исемен йөрткән, барлыгы 140ка якын бала белем алган  Кызылъяр авылы мәктәбендә булды. Мәктәп директоры Альбина Әминова мәктәп музее, китапханә, сыйныф бүлмәләре белән таныштырып чыкты. Васыйл Шәйхразиев заман таләпләренә туры килгән белем бирү сыйныфларын югары бәйләде. Татар теле һәм әдәбияты сыйныфында миллилек җитмәүне билгеләп үтте. Туган телләрне өйрәнү сыйныфларын тагын да яхшыртып, җиһазландыру кирәклеген ассызыклады.

Алга таба кунаклар Кызылъяр авылында туып үскән язучы Фәнис Яруллинның музей-йортына юл алдылар. Биредә Васыйл Шәйхразиевка якташыбызның китабын бүләк иттеләр.

Кунаклар шулай ук Потап-Томбарлы авылы мәктәбендә булдылар. Чуваш авылы мәктәбендә биш елга якын татар телен өйрәнәләр.

Мәдәният йортында районның милли үзәкләре тарафыннан күргәзмә оештырылган иде.

Баулы районында барлыгы 20дән артык милләт яши. Түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрдә тәрбия һәм белем бирү сораулары кузгатылды. Эшлекле утырышта туган телләргә мәхәббәтне, туган телдә тәрбияне гаиләдән, ата-аналардан башларга кирәклеге ассызыкланды. Күбрәк әти-әниләр белән эшләү кирәген әйтеп үттеләр. Ничек тә туган телләрне саклап калуны, укыту сыйныфларын ачуны максат итеп куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев