Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Татар малае” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды

Иң сәләтле, туган телен сөйгән егет кайда яши, бәйгедә кем җиңгән? Муниципаль конкурсның нәтиҗәләре әзер.

“Татар малае 2021” исеменә Яңа Чүте мәктәбендә укучы Илгизәр Таҗетдинов лаек булды.

4нче сыйныфта укучы Илгизәрне конкурска укытучысы Гүзәл Вәлитова әзерли.

– Балалар бакчасыннан ук төрле конкурсларда катнашып йөргән бала ул, – ди Гүзәл Вәлитова. – Сәләтле бала, ничек өйрәтәсең, шуны тиз генә үзләштереп алып, оста башкара. Беренче урынга чыгуы да аның үзенең тырышлыгыннан.

Шунысын әйтергә кирәк, Илгизәр бәйгегә бик җитди әзерләнгән, мәсәлән, эссены ул якташыбыз, танылган җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты Вил Усманов турында язган. Аның өчен ул җырчының туганнары белән очрашкан, материал туплаган.

– Миңа конкурста катнашу бик нык ошады, – ди Илгизәр. – Бик күп репетицияләр ясарга туры килде, шулай да тырыштым.

Икенче урында – 5нче мәктәп укучысы Илсаф Абдуллин, өченче урынны Кызылъяр авылы мәктәбе укучылары Эмиль Габидуллин һәм Ильяс Нуруллин бүлеште.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде: “Иң кыю малай” – Айзат Газыймов (7нче мәктәп),  “Иң тапкыр малай” – Илфат Нуретдинов (Кандыз мәктәбе), “Иң иҗади малай” – Ильдан Вахитов (6нчы мәктәп), “Милли җанлы малай” – Ибраһим Әсәдуллин (гимназия), “Иң тырыш малай” – Рамазан Кашапов (Шалты), “Иң оста җырлаучы малай” – Артур Рәшитов (2нче мәктәп), “Иң уңган малай” – Самир Рамазанов (3нче мәктәп), “Иң сөйкемле малай” – Рамазан Мәҗитов (7нче мәктәп), “Иң шаян малай” – Ильяс Шәфигуллин (1нче мәктәп).

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев