Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Татар кызчыгы-2021”бәйгесе узды

Баулының бишенче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында “Татар кызчыгы-2021” район бәйгесе узды. Конкурста авыл һәм шәһәр балалар бакчаларыннан барлыгы 11 кечкенә кыз катнашты.

Күз явын алып торган милли киемнәр, саф татар телендә сөйләм – боларның барысын да “Татар кызчыгы-2021” бәйгесендә күреп һәм ишетеп булды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлекчәсе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм районның мәгариф бүлеге оештырган бәйгегә нәни кызларның иң талантлылары, иң гүзәлләре җыелды. Бәйге ике турдан торды. Беренчесендә кызлар үзләре белән таныштырырга тиеш булды. Бәйгенең икенче туры кызларны иҗади яктан ачты.

Яринә Нуркәевага алты яшь, ул бәйгегә Кызылъяр балалар бакчасыннан килгән. Курчакны хәтерләткән кечкенә кызның татар милли күлмәген бәйгегә махсус әнисе тегеп биргән икән.

– Миңа бәйге бик ошады, – ди Яринә. – Әзерләнү генә бик үк җиңел булмады, тик шулай да тырыштым. Әнием, тәрбиячем ярдәм итте.

Һәр катнашучы конкурска җитди әзерләнгән, кызларның татар телләрендә камил сөйләшүләре, үзләрен иркен тотулары, берсеннән-берсе матур чыгышлары жюри әгъзаларын, тамашачыларны таң калдырды.

– Кызлар үзләре, костюмнары бик матур, – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Шулкадәр матур итеп туган телебездә чыгыш ясадылар. Бәйгенең максаты да шул, сабый чакларыннан ук күңелләренә сеңдереп калдырырга иде туган телебезгә булган мәхәббәтне. Әгәр дә без шушы балаларыбыз күңеленә аз гына булса да орлык салып кала алабыз икән, димәк без максатка ирешкәнбез дигән сүз.

Милли традицияләрне саклап калу максатыннан уздырылган бәйге чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Жюри әгъзаларына чынлап та сайлап алу җиңелдән булмады, тик шулай да бәйге булгач җиңүчесез булмый. “Татар кызчыгы” исеменә “Виктория” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Айгөл Рәшитова лаек булды.

– Безнең Айгөлебез бик күп конкурсларда катнаша, –  ди тәрбиячесе Сиринә Шәйхуллина. – Беренче урыннар яулап алабыз. Әлеге бәйгегә дә һәр чыгышны бергәләп уйлап, әзерләндек. Бик матур чыгышлар булды. Искиткеч. Беренче урын алырбыз дип уйламаган идек тә.

Айгөл Хөсәенова


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев