Баулыда су коену сезоны башланды
Бүгенге көннән Баулының ачык бассейнында су керергә рөхсәт ителде. Баулылар биредә 8дән 20 сәгатькә кадәр ял итә ала.
Бассейн ачылган көнне үк бирегә шактый кеше җыелды. Иртәдән үк балалар зонасында сабыйлар мәш килә, өлкәннәр су коена, кызынып ятучылар да бар. Без баулылы Руслан (ред. – фамилиясен әйтүдән баш тартты) белән сөйләшеп алдык. Ул бирегә дус, зур компания белән килгән.
– Бассейнга өч балабыз белән килдек. Ниһаять, бассейн ачылуга бик шатбыз. Балалар аеруча сөенә, – ди Руслан. – Быелгы җәйдә сулыкларга барырга өлгердек инде. Шулай да шәһәрдәге бассейнны берни белән дә чагыштырырлык түгел. Суы җылы, чиста.
Ял итүчеләр арасында кунаклар да бар, Владимир Чиләбедән килгән. Аның сүзләренә караганда, аның шәһәрендә мондый ял урыны юк икән.
– Һәр җәйне Баулыга кунакка киләбез. Сезнең шәһәр бик ошый, бассейны аеруча, – ди ул. – Башта, су коену тыелгач, борчылган идек. Безнең бәхеттән, аны ачтылар, һәм без беренче көнне үк бирегә килдек. Әле кеше алай күп түгел, кичкә кеше күбрәк булыр, дип уйлыйм. Шуңа күрә, рәхәтләнеп йөзәр һәм кызыныр өчен, иртәрәк килдек.
Ял итүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен биредә барысы да каралган. Мәсәлән, кояшта кызыну өчен ятаклар социаль дистанцияне сакларлык итеп, билгеле бер ара калдырып урнаштырылган. Бассейнның тирән өлеше уратып алынган, анда йөзү тыела.
Ләйсән Галимова
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев