Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда шигърият бәйрәме булды

Бүген, 26 апрель, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан, Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шигърият бәйрәме үткәрде.

2006 елдан башлап, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев карары нигезендә, 26 апрель Республикада туган тел көне буларак та билгеләп үтелә башлады. Баулыда узган шигърият бәйрәме дә Габдулла Тукай истәлегенә һәм татар телебезгә багышланды.

Шигърият яратучы баулылар – олысы-кечесе, гадәттәгечә, Нурсөя һәм Фәнис Яруллинар һәйкәле янына җыелдылар. Алар Габдулла Тукай һәм Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмдә балалар бакчалары сабыйлары да, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә чыгыш ясады.

Район мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә үткәргән “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү бәйрәмнең бер бизәге булды.

“Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “Татар сүзе” район бәйгесендә һәм бүгенге бәйрәмебездә катнашкан бар кешегә рәхмәт белдерәм”, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясенә Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриева.

Лилия Фәхриева әйтүенчә, бәйгедә төрле яшьтәге 70 кеше катнашкан. Җиңүчеләр арасында балалар бакчасы сабыйлары Әмирхан Хәбибуллин, Камил Букреев, мәктәп укучылары Әминә Кәбирова, Ислам Гыйбадуллин, Әдилә Хәмидуллина, Лиана Гыйззәтуллина, Алмир Әхмәтҗанов, Диана Назарова һәм өлкәннәр арасында беренче урыннарны алган Лениза Гәрәева һәм Гөлназ Нуретдинова бар.

Татар Кандызы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Лиана Гыйззәтуллина бәйрәмгә сыйныф җитәкчесе Роза Әхмәтҗанова белән килгән.

“Мин шигырь сөйләргә яратам, – ди Лиана. – Татар әдәбияты – мәктәптә иң яраткан фәнем. Шулай ук мин Фәнис Яруллин һәм Александр Пушкин шигырьләрен укырга яратам”.

“Бәйгегә бергәләп әзерләндек, – ди аның укытучысы Роза Әхмәтҗанова. – Лианада артистлык сәләте бар, шигырьләрне матур итеп сөйли”.

 Бәйрәм Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев