Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Сабан туйлары дәвам итә

Кичә шәһәр мәйданында район күләмендә Сабан туе гөрләп узган булса, бүген исә авыллар бәйрәм рухында яши.

Бу минутларда авыл Сабан туйларының кызган мәле. Кыр батырларын хөрмәтләү, алдынгыларны бүләкләү тантанасы уза, мәйданнардан күңелле көйләр агыла, сәүдә рәтләре эшли, уеннар башлана. Көннең кояшлы булуы, чагыштырмача җылылыгы кәефләрне тагын да күтәреп җибәрә. Бәйрәм акрынлап иң югары ноктасы – ат чабышына һәм милли көрәшкә якынлаша.

Авылларның күпчелеге Сабан туен бүген үткәрсә дә, бәйрәм киләсе атнада да узачак әле. Мәсәлән, 23 июнь көнне Хәнсевәрдә авыл көне үтәчәк, башлану вакыты 15.00.

Хөрмәтле якташлар! Районыбызда бүген үткән бәйрәмнәрнең матур мизгелләре белән уртаклашыгы. Фотосурәтләрне махсус альбомыбызга юллагыз: https://vk.com/album-33383487_253868784

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев