Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда рус телле тәрбиячеләр татарча да сөйләшә

Баулы шәһәренең “Колокольчик” балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр арасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республика бәйгесенең район этабы булды.

“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” бәйгесе – рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталык бәйгесе. Аның максаты – тәрбиячеләрнең татар телен никадәр камил белүләрен ачыклау”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә  балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе җитәкчесе Ирина Апсаматова.

Бәйге “Колокольчик” балалар бакчасы сабыйлары чыгышы белән башланып китте.  Аннары бәйгечеләрне “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова сәламләде һәм уңышлар теләде. 

“Татарча сөйләшүне бу бәйге кысаларында гына калдырмыйча, шушы эшебезне көндәлек тормышта да дәвам итик, телебезне яшәтик. Чөнки Татарстанда яшәгәч, ике телне дә камил белергә тиешбез”, – дип мөрәҗәгать итте ул чарага килүчеләргә.

Бәйгечеләр 4 этапта ярыштылар. Беренче, таныштыру этабы өчен алар  “Мин – шәхес” темасына визит карточкасы әзерләп килгәннәр. Бу этапта бәяләү критерийларының берсе татарча сөйләшә белү иде. “Алсу” балалар бакчасының рус телле тәрбиячесе Нелли Хисаметдинова бәйгенең беренче этабында ук татарча бернинди акцентсыз, төзек җөмләләр белән сөйләшә белүен күрсәтте. Башка бәйгечеләр дә, рус телле тәрбиячеләр булсалар да, татарча белүләрен һәм бу белемнәрен сабыйларны тәрбияләүдә уңышлы куллануларын расладылар.

“Казахстаннан Баулыга күченеп килгәндә, мин татарча белми идем әле. Балалар бакчасына эшкә урнашкач, татар телен өйрәнә башладым. Миңа бик ошап китте, бик тә кызыклы тел. Мин татар телен балалар белән уеннар уйнаганда кулланам”, – дип сөйләде “Колокольчик” балалар бакчасының рус телле тәрбиячесе Елена Пчелова.

Бәйгенең икенче этабы өчен бәйгечеләр “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” дигән темага видеоролик әзерләп килергә тиеш булганнар. Шул рәвешле, тәрбиячеләр татарча уеннарны үзләренең тәҗрибәләрендә ничек куллануларын тәкъдим иттеләр.

Киләсе этап “Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез” уен-викторинасы булды. Аның барышында бәйгечеләр аерым сүзләрне русчадан татарчага тәҗемә иттеләр. 
Соңгы этап – “Ирекле микрофон” этабында иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Билгеле инде, бу этапта да тәрбиячеләрнең татарча белүләре төп критерийларның берсе булды.

Бәйге “Колокольчик” балалар бакчасы хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бәйгечеләрнең чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде. Аның составында Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина, 1нче мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Лениза Гәрәева эшләде. 

Барлык этаплар дәвамында тупланган баллар нәтиҗәсендә, “Алсу” балалар бакчасы тәрбиячесе Нелли Хисаметдинова җиңүче дип танылды. Ул конкурсның зона этабында Баулы районы данын яклаячак.

“Татарстанда яшәгәч, мин татар телен дә, рус телен дә белергә тиешмен, дип уйлыйм. Татар телен күптәннән беләм. Гаиләдә ирем белән дә, улым белән дә татарча сөйләшергә тырышабыз, – ди Нелли Александровна. – Җиңәрмен дип көтмәгән идем. Барлык кызлар да бик оста чыгыш ясадылар. Нык каушадым. Ә җиңүемә бик шатмын”.

Нелли Хисаметдиновага ике дәүләт телен дә белүе гаиләдә дә, эшендә дә бик ярап куя.

“Татар теле туган телегез булмаса да, бу бәйгегә тырышып әзерләнгәнегез өчен, зур рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте рус телле тәрбиячеләргә Фәридә Зыярова. – Чит телне өйрәнеп, зур аудитория каршында чыгыш ясау бик катлаулы эш. Сез кыю гына түгел, бик иҗади кешеләр дә. Сезнең чыгышларны карау бик күңелле булса да, бәяләү җиңелләрдән булмады”. 

Барлык бәйгечеләргә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев