Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Рәшит Әхмәтҗановны искә алдылар

Баулының 1нче шәһәр китапханәсендә якташ шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узды.

Рәшит Әхмәтҗанов  Татар Кандызы авылында дөньяга килә. Аның шигырьләре матбугатта 50нче еллар ахырында күренә башлый.  Якташыбызның уннан артык китабы дөнья күрә. Ул – СССР Язучылар берлеге әгъзасы.   Шагыйрь 1995 елда вафат була.

 

Әдәби кичәгә 1нче мәктәп  укучылары, укытучылары, “Здравушка” сәламәт яшәү рәвеше клубы әгъзалары чакырылган иде. Чарада баянчы Зәйтүн  Муллаянов һәм шагыйрьнең туганы Сәгыйт Әхмәтҗанов та катнашты. Җырлы-моңлы кичә һәркем күңеленә хуш килде.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән бу чараның зурлар өчен дә, балалар өчен дә әһәмияте бик зур, – дип сөйләде 1нче мәктәп китапханәчесе Гөлчәчәк Танамандаева. – Бу кичә талантлы якташыбызга булган олы хөрмәтебезне, чиксез рәхмәтебезне,  аның белән горурлануыбызны чагылдыра. Рәшит Әхмәтҗановның иҗаты мәңгелек. Тел, милләт яшәгәндә, шигърият сөючеләр беркайчан да аның иҗатына битараф булмаячак”.

Рәшит Әхмәтҗановның иҗатын тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Җир җылысы күчкән хисемә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бу күргәзмәгә шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән китаплары куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев