Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда үрнәк гаиләне зурладылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулыда яшәүче Вәлитовлар гаиләсен зурладылар, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.

Тантаналы чара барышында ЗАГС хезмәткәре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тарихы белән таныштырды. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә, аның символы – ромашка чәчәге. 2009 елдан алып бугенге көнгә кадәр Баулы районында 15 гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылган.

Ирек абый һәм Рәмзия апа Вәлитовларны тәбрикләргә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин килгән иде. Ул гаилә башлыгына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ирек абый белән Рәмзия апа Вәлитовлар 46 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала – кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар өч оныкларына сөенеп яшиләр. Балалары да әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Безнең хәбәрчебез Рәмзия апа белән Ирек абыйның ничек кавышулары белән кызыксынды. Рәмзия апа сөйләвенчә, аларны иҗади эш кавыштырган.

Без икебез дә Салих авылында туып-үстек. Укып кайткач, авыл клубында эшләдек. Миңа Ирек баштан ук ошады. Ул гармунда сыздырып уйный иде. Андый егеткә игътибар итми мөмкин түгел иде, – ди Рәмзия ханым. – Артымнан йөргән башка егетләрне якын да китермәдем. Шулай килеп чыкты, дуслашып киттек, бер-беребезне яраттык. Ике ел очрашып йөргәннән соң, өйләнешергә булдык.

Яшь гаилә 1977 елда Баулыга күченә. Иске генә йорт сатып алалар. Төзелеш буенча белем алган Ирек абый иске йорт урынында үз куллары белән яңаны салып куя. Билгеле, бар эшне бергәләп эшлиләр. Алар әле дә хуҗалыкта бар эшне бергәләп башкаралар – бакчачылык белән шөгыльләнәләр, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр. Моннан тыш, гаилә башлыгы, агачны эшләнмәләр ясый. Вәлитовлар буш вакытларында үзешчән сәнгатьтә, иҗади конкурсларда катнаша. 1990 елда гаилә ансамбле белән Мәскәү һәм Лангепас шәһәрләрендә чыгыш ясаганнар, күпсанлы дипломнарга, грамоталарга лаек булганнар, алар – район һәм республика конкурслары лауреатлары да.

Тормыш юлдашым итеп Ирекне сайлаганыма бер генә дә үкенгәнем булмады, – ди Рәмзия ханым. – Без бергә бәхетле. Беркайчан ачуланышканыбыз юк, савыт-саба да шалтыратмадык. Гаилә бәхетенең сере – үзара аңлашып, ышанып яшәүдә, татулыкта, дип уйлыйм. Бер-береңне ишетү, тыңлый белү кирәк. Ул чагында бәхет тә була.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев