Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда район газетасына язылу дәвам итә

“Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга була.

Язылучылар саны уннан артса, редакция хезмәткәрләрен оешмаларга чакыртып язылу мөмкинлеге дә бар. Шушы көннәрдә “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылучы оешмалар саны артты. Мәсәлән, бүген “Баулы-информ” редакциясе мәгариф бүлегендә абунә кампаниясе оештырды. Бирегә мәктәп директорлары, укытучылар җыелган иде.

Баулыдагы 5не санлы мәктәпнең китапханә хезмәткәре Фәридә Заһирова район газетасына ел да языла.

“Мин мәктәптә күп еллар хезмәт куям, эш дәверендә һәр ел саен “Хезмәткә дан” газетасына язылып килдем, – ди Фәридә Заһирова. – Бүген дә газетага язылырга теләп килдем. Бу газета миңа бик ошый, чөнки газетабызда үзебезнең районыбызның, шәһәребезнең яңалыклары языла. Әти-әниләр дә элек-электән район басмасына языла иделәр, хәзер әти юк инде. Бик яратып, көтеп алып укыйлар иде газетаны. Гаилә бәйрәмнәренә котлауларны да гел газета битләренә бирә идек. Алга таба да газетада районыбызның яңалыклары, аның үсешләре, кешеләре белән танышасы килә. Авыл-хуҗалыгына кагылышлы материаллар да бик кызыклы”.

2022 елның беренче ярты еллыгына абунә рәсмиләштерү декабрь азагына кадәр дәвам итә.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев