Баулыда район ифтары булды
Баулының “Өмет” мәчетендә, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында узган район ифтарына 250дән артык кеше килде.
Мәчеткә халык җыелганчы, ифтар мәҗлесенә аш әзерләүчеләр белән аралаштык. Альбина ханым Хәмитова әйтүенчә, район ифтарына 250дән артык кешелек табын корганнар.
"Бүгенге ифтарга токмачлы аш белән пылау булачак. Ашны кухняда пешердек, ә пылауны урамда учакта әзерлиләр", – дип сөйләде ул.
Пылауны урамда 250 литрлы казанда әзерлиләр.
"Бүген пылауны 8 литр үсемлек мае һәм 20 шәр килограмм ит, дөге, кишер һәм суганнан пешерәбез, – ди пешекче Абдулла.
Ул арада ифтарга җыелып та беттеләр. Алар, рәт-рәт булып, намазга бастылар. Аннары, авыз ачып, табынга утырыштылар.
“Алланың рәхмәте, ярдәме белән, безнең мәчетләребездә ел саен көнаралаш ифтарлар үткәрелә, бер көнне – “Гали” мәчетендә, икенче көнне – “Өмет” мәчетендә. Аларда көн саен уртача 150ләп кеше катнаша. Быел да, башка еллардагы кебек, район җитәкчеләре, пассажирлар йөртүче предприятие җитәкчесе һәм Баулы мөхтәсибәте бергәләп сөйләшеп, шәһәребез мәчетләренә ифтарга автобуслар йөрү оештырылды, – дип сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов "Баулы-информ" хәбәрчесенә. – Ифтар мәҗлесләрендә, вәгазьләр тыңлап, азрак рухланып һәм җанланып китү мөмкинчелеге бар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Иншаллаһ, бу традицияләребез киләсе елларда да дәвам итәр”.
Ураза ае дәвамында ифтарларны мәчеткә йөрүчеләр оештыра. Күмәкләшеп үткәрүчеләр һәм, үзләренең әти-әниләре исеменнән Коръән укытырга дип, Рамазан аенда ифтар уздыручылар да бар. Тулысынча аерым бер көнне алган баулылар мәҗлесләргә үзләренең мәчеткә йөрмәгән туганнарын да, башка шәһәрләрдәге туганнарын да чакыра.
“Район күләмендәге ифтарга исә авыл имамнары, шәһәребезнең мәчет эшчәнлекләренә ярдәм һәм эшләрен кертеп баручы җитәкчеләребез чакырылды. Гомумән, ураза тоткан һәр кешене бу ифтарда җыябыз, анда теләге булган һәр кеше килә ала. Район ифтарына төрле җитәкчеләр һәм Баулы мөхтәсибәте өлеш кертте”, – дип сөйләде Әнвәр хәзрәт Хәмитов.
Ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та катнашты.
Ифтар мәҗлесе Коръән аятьләре уку, вәгазьләр тыңлау, эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев