Баулыда – пенсионерлар үзәге
Пенсионерлар өчен үзәк Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Баулы районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) бинасында урнашкан. Бу үзәк – республикада бишенчесе.
Россия Пенсия фондының ил төбәкләрендә өлкән буын кешеләре өчен аралашу үзәкләре булдыру буенча пилот проекты агымдагы елның гыйнварында старт алды.
Татарстанда мондый үзәкләр Арча, Азнакай, Буа районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшли, Баулыда ачылганы – республикада бишенчесе.
Үзәкне ачу тантанасында Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин, полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Илнур Шәрәфиев, Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Баулы районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Станислав Тимофеев, пенсионерлар берлеге һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Станислав Тимофеев сүзләренә караганда, моңа кадәр өлкән буын өчен чаралар белем бирү һәм спорт мәктәпләрендә үткәрелгән. Хәзер пенсионерларның, бер урында җыелып, төрле мастер-классларда һәм тренингларда катнашу мөмкинлеге булачак.
Үзәктә үткәреләчәк чаралар программасы шактый бай булырга охшап тора. Биредә һәркем үзенең күңеленә хуш килерлек шөгыль табачак.
Азат Гайсин хәбәр иткәнчә, үзәктә пенсионерлар өчен сәламәтлекне ныгыту буенча лекцияләр уку планлаштырыла. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк, пенсионерларга мошенниклардан саклану буенча киңәшләр биреләчәк.
Үзәкнең программасын төзегәндә пенсионерларның теләк-тәкъдимнәре дә исәпкә алынган. Мәсәлән алар ковид белән авырганнан соң кирәкле чаралар турында, түгәрәкләр һәм секцияләр хакында мәгълүмат алырга теләүләрен әйттеләр.
Чара ахырында Баулы районы Иҗтимагый советы рәисе Татьяна Мурзакаева грант алу өчен социаль проект төзеп җибәрергә тәкъдим итте. Бу исә үзәкнең мөмкинлелкәрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Аралашу үзәгендә пенсионерлар яңа дуслар, кызыксынулар табар, күнекмәләр алыр. Иң мөһиме, алар биредә игътибар һәм кайгырту тоячаклар.
Аралашу үзәген ачу тантанасында пенсионерларга биредә үткәреләчәк чаралар программасы турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев