Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә керде. Бу көнне шәһәрнең төп мәйданында өлкән яшьтәгеләр хөрмәтенә бәйрәм концерты булды.

Тантаналы чараны “Алсу” балалар бакчасы сабыйлары кадерле кешеләренә – әби-бабайларына – багышланган шигырьләр белән башлап җибәрде.

Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәхнәдән өлкән буынга мөрәҗәгать итте.

– Әлеге бәйрәм – вакыт һәм буыннарның ныклы элемтәдә торуын тагын бер кат искә төшерү өчен яхшы форсат. Ветераннарыбызның бай тормыш тәҗрибәсенә, аларның зирәк киңәшләренә таянып кына дөрес карарлар кабул итә алабыз, – диде ул тәбрикләү чыгышында. – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында сугыш һәм хезмәт ветераннарына, сугыш чоры балаларына зур рәхмәт белдерәбез, батырлыгыгыз һәм түземлегегез алдында баш иябез.

Бәйрәмдә бер төркем баулыларга бүләкләр тапшырылды. Баулы нефтебазасының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Кәшифә Валикова, “Россия офицерлары” җәмгыяте рәисе Хәмит Зәйнагытдинов, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Наҗия Дәүләтхуҗина, “Баулынефть” идарәсенең ветераннар оешмасы советы әгъзасы Шамил Галимов, ветераннар хәрәкәте активисты Закуан Ибраһимов, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Баулы районының җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен, “Баулы районына 90 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Баулы районы ветераннар советы рәисе Марат Гобәйдуллин да бәйрәм уңаеннан теләкләр җиткерде. Ул ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашкан кешеләргә дипломнар тапшырды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев