Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда мәктәп автобусларын тикшерәләр

ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе инспекторлары мәктәп автобусларының техник торышын тикшерде. Мондый чара автобуслар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында елына ике мәртәбә, ә кирәк булганда күбрәк тә уздырыла.

Балаларны транспортта йөртүгә  зур таләпләр куела һәм иң беренче чиратта автобусларның техник торышына зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә районыбызда укучыларны 12 маршрут буенча 11 автобус йөртә. Алар арасында быел гына эшли башлаганнары да, бик үк яңа булмаганнары да бар.

Тикшерү вакытында руль, тормоз системаларының төзеклеге, куркынычсызлык каешларын ныгытуның ышанычлылыгы, тахографларның эшкә сәләте тикшерелә.

ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев әйтүенчә, тикшерү вакытында иң еш очраучы җитешсезлекләр – автобусның тышкы утлары янмау, резинаның таушалган булуы.  Тикшерү барышында техник халәттә ачыкланган җитешсезлекләр тиз арада бетерелергә тиеш булачак.  Транспорт чараларын тикшергәннән соң һәр автобуска диагностик карта биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ