Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мөхтәсибәте кубогына мини-футбол турниры булды

23 февральдә, Ватан сакчысы көнендә, шәһәрнең универсаль спорт залында Баулы мөхтәсибәте спорт һәм туризмны үстерү бүлеге белән берлектә мини-футбол турниры үткәрде.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов әйтүенчә, мондый турнир дүртенче ел рәттән оештырыла. 

Бу юлы турнирда 10 команда катнашты. Аңа мөселман яшьләре генә түгел, башка дин вәкилләре дә чакырылган. Турнирда Баулы командалары гына түгел, районның Александровка һәм Васькино-Туйралы авылы командалары, күрше Октябрьский командалары да катнашты.

— Турнирның максаты — мөселман яшьләрен райондагы башка дин вәкилләре белән якынайту, — ди Әнвәр хәзрәт Хәмитов. — Өстәвенә, яхшы физик формада булу — һәр мөселман кешесенең бурычы. Ә моңа спорт ярдәмендә ирешеп була. Турнирның тагын бер максаты — экстремизм һәм терроризмны булдырмау.

Матчлар нәтиҗәсендә беренче урынга Октябрьскийның "Интер" командасы лаек булды. Икенче урында — Баулының "Реал" командасы, өченчедә — Баулының 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.

Вәдимә Хафизова фотосурәте

 

​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев