Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Минем Баулым” рәсем конкурсы узды

Баулы шәһәренең Сәйдәшев урамындагы 23нче йорт ишегалдында ТАССРның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган “Минем Баулым” асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Конкурсны “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырды.

Конкурс барышында Куркынычсыз җәй профилактик акциясе үткәрелде, аның максаты – җәйге каникуллар вакытында балаларның җәрәхәтләнүен булдырмау, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту.

Акция барышында балаларга тематик буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

Балалар асфальтта рәсемнәрен бар күңелләрен биреп ясадылар. Аларның иҗат җимешләре бик матур килеп чыкты, рәсемнәре кече ватаннарына мәхәббәт белән сугарылган иде. Чарада хәтта әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашты.

Конкурста катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Фото:  “Яшьләр дөньясы”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев