Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда медсовет узды

Пандемия һәм хроник авыруларның күбәюе Баулы районында үлүчеләр санының артуына китерде. Бу хакта Баулы район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев сөйләде.

Баш табиб билгеләп үткәнчә, сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны дүрт тапкыр арткан. Шулай ук ул сабыйлар үлеме темасына да тукталды. Аның сүзләренчә, узган ел өч сабый вафат булган (2019 елда – ике иде).

Шуңа бәйле рәвештә Глеб Викторович баш табиб урынбасары Әлфия Макаримовага атна саен акушерлык-терапия консилиумнары үткәрергә һәм яңа туган балаларның патронажын ныклы контрольдә тотуны тәэмин итәргә кушты.

Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко да катнашты. Ул Баулы табибларына җиң сызганып эшләргә кушты һәм хастаханәгә кирәк булган медицина техникасы алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Узган ел Баулы хастаханәсе беренчел сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча дүрт автомобиль алган иде. Быел хастаханә сигез автотранспорт алачак, – дип хәбәр итте Владислав Виниченко. – Бу фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре, пациентлар йөртү, дарулар ташу өчен дигән машиналар. Алар шушы максатта файдаланылырга тиеш.

Бу көнне халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткән медицина хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр дә тапшырылды.

Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатына хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Валентина Подавалова лаек булды.

Бу бүлектә 40 елдан артык, ә өлкән шәфкать туташы булып 24 ел эшлим. Миңа бу эш, һичшиксез, ошый, чөнки бу һөнәргә мин әнием эзеннән килдем, – дип сөйләде ул. – Әни 40 елдан артык Александровкада фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләде. Мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесына укырга кердем. Белем алгач, хирургия бүлегенә урнаштым, бүгенге көнгә кадәр шунда эшлим».

Йогышлы авырулар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Гүзәл Игтисамова Баулы районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

«28 ел шәфкать туташы булып эшлим. Өлкән шәфкать туташы итеп мине биш ел элек билгеләделәр, – дип сөйләде үзе турында Гүзәл Игтисамова. – Һөнәремне очраклы гына сайламадым – әнием 37 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләде. Әле кечкенә чакта мин аның эш урынына килеп йөрдем, күп вакытым хастаханәдә уза иде. Узган елда без яңа инфекция белән очраштык. Без бу көннәрдә, сугыштагы кебек, алдынгы рәтләрдә булдык. Мин коллективыма, мөдиремә бик рәхмәтле. Без бердәм эшлибез, коронавирус инфекциясе белән очрашкач, дуслык бәясен тагын да аңладык.

Ләйсән Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев