Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда мәдәни мирас елын ачу тантанасы узды

Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларның мәдәни мирасы елын ачу уңаеннан, Баулының үзәк китапханәсендә “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән чара узды.

Күркәм бәйрәм кичәсе “Баулы районының мәдәни мираслары” видеоязмасын карау белән башланып китте. Концерт программасын «Тарават» чуаш халык ансамбле, «Сударушка» рус халык ансамбле, «Зярдон» удмурт халык ансамбле бизәде. Үзәк китапханә хезмәткәре Зөһрә Мингалимова башкорт халкының “Ай каршылау” йоласын тасфирлап күрсәтте. Рима Яруллина исә чарага килүчеләрне татар халык мөнәҗәтләрен уку белән сөендерде. “Виктория” балалар бакчасында тәрбияләнүче Камил Гәрәев, Алинә Бадуртдинова чыгышы күпләр күңеленә хуш килде.

Фото: үзәк китапханә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев