Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда өлкән буынны кайгырталар

Узган атнада Баулы районында “Социаль такси” эшли башлады. “Лада Ларгус” автомобиле базасындагы махсус “Лада Куб” машинасы авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне диспансеризация узарга медицина учреждениеләренә илтә.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, автомобиль “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Өлкән буын” төбәк проекты буенча сатып алынды. “Социаль такси” “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә беркетелгән. Үзәк директоры Резидә Саттарова билгеләп үткәнчә, республиканың 43 районы мондый автомобильләрне 28 августта алган, шул исәптән Баулы районы да. Ә 2 сентябрьдән машина өлкән яшьтәге кешеләрне медицина учреждениеләренә илтә башлады.

– Автомобиль авыр хәрәкәт итүче, ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне йөртер өчен каралган. Машинада дүрт утыру урыны, бар инвалид коляскасы өчен урын бар, – дип сөйләде Резидә Саттарова. – Бер атна эчендә без 64 кешегә хөзмәт күрсәттек.

 Өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү өчен мобиль бригада булдырылган, анда комплекслы үзәк шоферы һәм социаль хезмәткәр яки социаль эш белгече керә.Әлеге хезмәт –  ведомствоара эш, социаль яклау бүлеге өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү өчен җавап бирә, ә медицина хезмәткәрләре диспансеризация уздыра. Резидә Саттарова әйтүенчә, эшне район үзәгеннән иң еракта урнашкан торак пункттан – Поповка авыл җирлегенең Фоминовка авылыннан башлаганнар. Шулай ук Измайловода булганнар. Безнең корреспондент алар белән бергә Алексеевка авылында булды. Анда ике көн эчендә өлкән яшьтәге 23 кеше диспансеризация узарга барды. “Социаль такси”, пенсионерларның капка төбенә килеп туктап, аларны медпунктка илтеп куйды. Биредә аларны Поповка табиблык амбулаториясе белгечләре көтеп тора иде. Өлкәннәр мондый уңайлылыкка күнекмәгән шул, шуңа күрә күпләр мондый яңалыкка гаҗәпләнде, шул ук вакытта сөенде дә.

– Бүген мин медпунктка машинага утырып килдем, бик уңайлы, – дип сөйләде безгә 83 яшьлек Николай Астафьев. – Картайгач, җәяү йөрергә кыен бит. Безне онытмаулары өчен, дәүләткә рәхмәт. Киләчәктә дә безне шулай кайгыртып торсыннар иде.

– Мин өлкәннәрне диспансеризация узарга озатып барам, – дип сөйләде безгә “Милосердие” үзәгенең cоциаль эш белгече Татьяна Капитонова. – Бүген менә авыр хәрәкәт итүче өлкәннәрне яңа автомобильдә медпунктка алып бардык. Алар бик канәгать. Барысы да тикшеренү узгач, өйләренә кайтарып куячакбыз.

Поповка табиблык амбулаториясе мөдире Владимир Стешов белән дә аралашып алдык. Ул диспансеризациянең өстенлекләре турында сөйләде һәм өлкән яшьтәге кеше өчен даими рәвештә медицина тикшерүе узуның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Агымдагы елда диспансеризация узу тәртибе үзгәрде. Элек аны өч елга бер тапкыр узсалар, хәзер 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр – өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр ел саен тикшерелә, – дип сөйләде Владимир Стешов. – Хәзер бик яхшы уртак эш килеп чыкты: социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе берләшеп эшли. Социаль яклау бүлегенең кешеләрне амбулаториягә диспансеризациягә алып килә торган машина алуы нәтиҗәсендә бар кешене тикшерә алачакбыз, беркемне дә калдырмабыз.

Агымдагы ел ахырына кадәр комплекслы үзәк белгечләре график төзегән һәм медицина учреждениеләре белән килештергән. Быел 1344 өлкән кешегә хезмәт күрсәтү күздә тотыла.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев