Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда күпбалалы гаилә бүләккә лаек булды

“Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең “Игелек кыл” хәйрия акциясе кысаларында Потап-Томбарлы авылыннан Фарваевлар гаиләсенә планшет тапшырылды.

Баулы районы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкиле, Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина күпбалалы Фарваевлар гаиләсендә булып, планшет тапшырдылар.

Юрий һәм Татьяна Фарваевлар гаиләсендә тугыз бала тәрбияләнә: өч малай һәм алты кыз. Аларның иң өлкәненә – 23, иң кечесенә өч яшь. Өчесе Баулыда белем ала. Балалар көтелмәгән бүләккә бик сөенделәр. Гаилә башлыгы Юрий – машина йөртәче, ә Татьяна инде 13 ел Шатлык балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче булып эшли.

– Бүген безнең гаиләгә бүләк тапшырдылар, безнең гаилә өчен бик зур бүләк, – дип шатлыгы белән уртаклашты Татьяна Фарваева. Мәрхәмәт-Милосердие хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә, җитәкчесе Татьяна Ларионовага зур рәхмәт.

Әлеге техника балаларга яңа белемнәрне үзләштерергә ярдәм итәр, дип өметләнәбез, – диде Светлана Багижева.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев