Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмады

Бүген Баулы район Советында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә санитария-эпидемияләргә каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында сүз район территориясендә коронавирус таралуга каршы күрелә торган чаралар комплексы турында барды.

Утырышны баш дәүләт санитария табибы Галина Ананьева ачты, ул райондагы эпидемиологик хәл турында сөйләде. 2020 елның 30 мартына Баулы районында коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмады.

29 мартка 64 кеше изоляциядә булган, сигез кешенең карантин вакыты чыккан.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сөйләвенчә, чит илләрдән килгән кешеләр белән билгеле бер эш алып барыла, унынчы көнгә биоматериаллар анализга алына һәм Яр Чаллыга лабораториягә озатыла. Хәзерге вакытта районда пневмония белән авыручылар саны үзгәрмәде – элеккеге кебек үк, атнасына 6-7 кеше килә.

Клиник күренешләр ачыкланган очракта, пациентлар дәвалауга Әлмәткә җибәреләчәк. Баулы хастаханәсе вируска каршы препаратлар белән тәэмин ителгән, медицина персоналын саклагыч костюмнар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә.

Чит илдән килгән һәм үзен изоляцияләгән гражданнарның барлык адреслары да полиция хезмәткәрләре тарафыннан аныкланган, алар белән телефон аша элемтәдә торалар. Карантин режимын бозган өчен бер беркетмә төзелде, үзеңне изоляцияләү срогы чыккач, аңа административ штраф билгеләнәчәк.  Бу хакта полиция вәкиле сөйләде. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин полициягә үзен изоляцияләгәннәр белән эшне көчәйтергә-махсус төркем булдырырга һәм аларга көн саен йөреп чыгарга кушты.

Сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары эше турында үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Эмиль Галимов сөйләде.

15 кибет ябылган, аларның мәйданы 100 квадрат метрдан артып китә. 4 кибет товарны илтү режимында эшли. 4 мунча һәм сауна, 26 чәчтарашханә, 35 җәмәгать туклануы предприятиесе карантинга ябылган.

Шулай ук ул кибетләрдә азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителеше турында сөйләде. Узган җомгада һәм шимбәдә сатып алучылар күп булган. Кибетләрдә тавык ите, карабодай калмаган – китерү көтелә. Азык-төлеккә бәяләр артмаган, бары тик шикәр бәясе генә 2-3 сумга арткан һәм килосы 28-29 сум тәшкил иткән.

ДАИның Баулы бүлеге мәгълүматларына караганда, юлларда транспорт хәрәкәте сизелерлек кимегән.

Җәмәгать транспорты эше турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев хәбәр итте - авылларга рейслар саны кимегән, пассажирлар агымы да кимеде. Шәһәрдә маршрут автобуслары шул ук график буенча хәрәкәт итә. Җәмәгать транспорты көнгә ике тапкыр дезинфекция чаралары белән эшкәртелә, шулай ук пассажирлар йөртүчеләргә перчаткалар һәм машина йөртүчеләрне һәм кондукторларны битлекләр белән тәэмин итү турында хатлар җибәрелде. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәр рейстан соң пассажирлар транспортын эшкәртергә кушты.

Балалар бакчалары штат режимында эшли, 6 апрельдән башлап мәктәп укучыларын дистанцион укытуга әзерлек бара. Мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева мәгълүматларына караганда, районда 191 баланың компьютерлары юк, алар нигездә авыл балалары. Алар белән индивидуаль эшләү мөмкинлеге карала.

- Барлык локаль актлар эшләнгән, мәгълүмат урнаштырылган, әти - әниләрнең гаризалары җыелган, кыскасы, без дистанцион укуга әзер, - диде мәгариф бүлеге башлыгы.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров сөйләвенчә, шәһәр сервисы һәм төзекләндерү идарәсе кебек оешмалар ял көне режимында эшли. Су каналы һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар үзләренең көндәлек графигы буенча эшлиләр.   Шулай ук район башлыгы Рамил Гатиятуллин подъездларны ешрак эшкәртүне йөкләде, моңа кадәр алар атнага бер тапкыр эшкәртелде.

Район башлыгы шулай ук коронавирус ситуациясе турында фейк яңалыкларын таратучыларга да җавап бирергә кушты. 

Автор: Айгөл Идиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев