Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда хәтер бакчасы булачак

Баулы районында сугышта катнашучылар истәлегенә 17700 агач утыртылачак.

18 мартта илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе старт алды. Сугышта һәлак булган 27 миллион сугышчы истәлегенә агач утырту иң беренче герой шәһәрләрдә башланды. Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарның батырлыгы Баулы районында да мәңгеләштереләчәк.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Җиңү волонтёрлары” Бөтенроссия иреклеләр хәрәкәте һәм Җиңү полководецлары истәлеге фонды, 27 миллион агач утыртып, һәлак булган һәр сугышчыга җанлы һәйкәл булдыру  инициатива белән чыкты.

Бу атнада әлеге патриотик акциягә Баулы районы да кушылды. Хәтер бакчалары Аксаков урамында, шулай ук Баулы шәһәре янындагы урман фондында һәм Кызылъяр, Потап-Томбарлы, Кырымсарай, Мортаза, Исергәп, Поповка һәм Татар Кандызы авыллары янындагы урман фонды территорияләрендә барлыкка киләчәк.

“Хәтер бакчасы” акциясендә һәркем катнаша ала. Моның өчен, садпамяти2020.рф рәсми сайтына керергә, регионны сайлап алырга һәм якындагы агач утырту ноктасына басарга кирәк. Анда агач утырту датасын, вакытын, элемтә контактын белергә була. Шулай ук, сайтта теркәлергә, һәм, электрон сертификат алыр өчен, агачны кемгә багышлап утыртырга җыенуыгызны язарга да мөмкин. Бу сертификат әлеге вакыйга турында хәтерләтеп торачак. Акцияне оештыручылар шәхси йорты белән яшәүчеләргә үз участокларында агач утыртырга, шул рәвешле акциягә социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән кушылырга тәкъдим итә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев