Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда хоккей: кичә һәм бүген

Ел да 22 декабрьдә Россия хоккее көне билгеләп үтелә. 1946 елда нәкъ менә шул көнне хоккей буенча беренче СССР чемпионаты башланган.

Күп кенә буын баулылар хоккей уйнап үскән. Алар күпкатлы йорт ишегалларында ясалган шугалакларда, табигый сулыклардагы бозда уйнаганнар. Ә 2007 елның 12 октябрендә “Девон” боз сарае кулланылышка тапшырылгач, Баулыда әлеге спорт төре белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек туды.

2008 елда беренче тапкыр 5нче мәктәп базасында махсус спорт сыйныфы җыйдылар. Алар 2001 елда туган малайлар иде. Әлеге сыйныфның дәресләр расписаниесе үзгә иде: иртән иртүк – беренче тренировкалары, дәресләрдән соң, шөгыльләнүләрен дәвам итәр өчен, алар тагын бергәләп боз сараена баралар иде.

2001 елгы спортчылардан торган “Девон” командасы 3нче спорт мәктәбенең беренче чыгарылышы булды. Әлеге команда Баулы хоккее тарихында якты эз калдырды. 2014-2015 һәм 2016-2017 елгы сезоннарда “Девон”ның нәкъ менә әлеге составы хоккей буенча Татарстан беренчелегендә икенче урын яулады. Әлеге команданың дүрт уенчысы, Чистай җыелма командасы составында “Алтын шайба” Бөтенроссия уеннарында катнашып, икенче урын алдылар.

Күп кенә көчле хоккейчыларны Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләренең хоккей клубларына чакырылдылар.

Спортчыларның тренеры Таһир Шәнгәрәев булды. Ул лаеклы ялга киткәч, тренер Артур Мәсәлимовта шөгыльләнделәр.

Спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта хоккей бүлегендә 120 кеше шөгыльләнә, алар, нигездә, малайлар. Хоккей уйнарга теләүче кызлар да бар, тик алар аз. Бирегә теләге булган һәркемне алалар, шулай да төп шарт – сәламәтлек турында белешмә булу. Спортчылар бушка шөгыльләнә. Барлык инвентарь  һәм форма бушка бирелә.

Спортчылар белән тәҗрибәле тренерлар Владимир Орлов, Денис Шакирҗанов һәм Артур Мәсәлимов шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта “Девон”ның  2003, 2006, 2008 һәм 2009 елгы спортчылардан торган командалары хоккей буенча Татарстан беренчелегендә катнаша.

Тулырак мәгълүмталарны “Хезмәткә дан” газетасының 23 декабрь санында укыгыз

Фото: А.Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев