Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Хезмәт Кызыл байрагы ордены иясе юбилеен уздырды

Баулы шәһәрендә яшәүче Расиха Насыйр кызы Кәбирова 90 яшен билгеләп үтте.

Расиха апа Баулы шәһәрендә туып үсә. Кечкенәдән кул арасына керә. Гаиләдә дүрт бала үсә алар, әтиләре яшьли вафат була, әниләре балаларын үзе генә тәрбияли. Шуңа да кызга укырга керергә насыйп булмый, 16 яшеннән урман кисүдә катнаша.

– Тормышлар ул вакытта, авырның да авыры булды, – ди Расиха апа. – Ир-атлар булмагач, җир дә сөрдек, казыдык та, кырда хезмәт куйдык. Менә шуларны искә төшерсәң, хәзерге тормыш оҗмах, балалар.

Расиха апа сүзләренчә, нефть чыгарыла башлагач, эш тә килеп чыга, тормышлар да акрынлап җайлана бара.

Расиха апа 35 елга якын нефть тармагында хезмәт куя, беренче промыселда оператор булып эшли. Ул – Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән бердән-бер хатын-кыз нефтьче.

Бүгенге көндә Расиха апа барына шөкер итеп, туганнары һәм социаль хезмәткәр карамагында үз йортында берүзе генә яши.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, нефтьчеләрнең ветераннар советы рәисе Чулпан Фәтхуллин һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Молодая гвардия”җирле оешмасы вәкилләре дә килгән иде. Һәр котлауга, әйткән изге теләкләргә, чәчәк бәйләменә Расиха апа чиксез шат булды

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев