Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда капиталь төзекләндерүдән соң «Рябинка» балалар бакчасы ачылды

Бүген “Рябинка” балалар бакчасы ишекләрен ачты. Яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин да булды.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасында капиталь төзекләндерү февраль аенда ук башланган иде. Бу максатларга республика бюджетыннан 18,6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, нефтьчеләр 10 миллион биргән, җирле бюджеттан 308 мең сумнан артык акча тотылган.

– Без бик шат, бакча заманча, уңайлы, җылы, бездә хәзер барысы да яңача, – диде балалар бакчасы мөдире Илмира Галиуллина.

Тугыз ай эчендә шактый эш башкарылган: түбә, идәннәр, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган. Янгын эвакуация баскычлары, видеокүзәтү урнаштырылган, шулай ук эчке буяу-сылау эшләре башкарылган. Төркем бүлмәләренә СанПиН таләпләренә туры килгән юыну урыннары, домофоннар куелган. Сак кабинеты бар, андагы монитор экраныннан балалар бакчасының һәр почмагы күренеп тора.

Кунаклар төркем бүлмәләрен, кер юу бүлмәсен карадылар, азык-төлек блогында да булдылар, анда яңа электр плитәләре, өстәлләр куелган.

Балалар бакчасында бәйрәм кәефе хөкем сөрде, балалар кунакларга шигырьләр, җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр.

  • Без бакчаның ачылуын бик көттек, бу көнне балалар аеруча көтте, алар көн саен яраткан бакчаларының кайчан ачылачагын, тәрбиячеләре янына кайчан барачакларын сорап тордылар, – дип сөйләде әти-әниләрнең берсе Алинә Тимаева. – Ремонт вакытында башка балалар бакчалары безне бик кунакчыл кабул итсә дә, барыбер “Рябинка” безнең балалар өчен туган йортларыы кебек. Барысы өчен дә зур рәхмәт!

“Рябинка” балалар бакчасы 1977 елда төзелгән һәм 1978 елда файдалануга тапшырылган. Капиталь ремонтка кадәр биредә төрле елларда өлешчә һәм косметик ремонт ясалган.

“Рябинка” ачылган көнне балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар, балалар йөзеннән канәгать, шатлыклы елмаю китмәде.

Яңартылган балалар бакчасына дүшәмбедән 170тән артык бала йөри башлаячак.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X