Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Иҗтимагый Советның очрашуы булды

Үзизоляция чоры белән бәйле рәвештә, Иҗтимагый совет әгъзаларының очрашуы май аенда булды.

Дүшәмбе көнне, 25 майда, Баулы район Советының утырышлар залында БМР Иҗтимагый советы әгъзаларының быел беренче утырышы булды. Утырышны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Иҗтимагый совет рәисе Татьяна Мурзакаева алып бардылар.

Очрашу башында совет составына үзгәрешләр кертелде: Иҗтимагый совет әгъзалары итеп "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Баулы-информ" җитәкчесе Евгения Леванова һәм ТОС рәисе Люция Иванова сайланды. Очрашу барышында якындагы айларга эш планы, шулай ук Баулы районының 90 еллыгына әзерлек турында фикер алыштылар. Шулай ук, заманча технологияләрне куллануның мөһимлеген һәм кирәклеген исәпкә алып, Иҗтимагый совет әгъзаларына тизрәк мәгълүмат бирү һәм грант программаларында актив катнашу өчен социаль челтәрләрдә төркем төзү тәкъдим ителде.

Евгения Леванова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев