Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда инвалидлар декадасы бара

Балачактан инвалид Илшат Галиуллин, әнисенең максатчанлыгы һәм тырышлыгы ярдәмендә җәмгыятьтә уңышлы яраклашкан.

Ел саен 3 декабрьдә дөньяда инвалидлар көне яки, икенче төрле итеп әйткәндә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан оештырыла һәм ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны юнәлтү социаль инструменларының берсе булып тора.

Илшат Галиуллинны Баулыда күпләр белә. Аны район күләмендә үткәрелүче массакүләм бәйрәмнәрдә, спорт чараларында һәрвакыт очратырга була, ә “Хезмәткә дан” газетасы редакциясендә Илшатны инде 45 ел беләләр. Беренче тапкыр редакция бусагасын ул тугыз яшендә атлап кергән. Ул вакытты Галиуллиннар гаиләсенә Пушкин урамындагы йорттан фатир биргәннәр, ә Илшатның әнисе Лениза Миңнеәхмәтовна редакциягә җыештыручы булып эшкә урнашкан.

Лениза Миңнеәхмәтовна улы бөтен яклап үссен өчен бөтен көчен куйган. Китаплар сатып алган, хәрефләр, саннар өйрәтергә тырышкан, әкиятләр укыган. Ике тапкыр алар табиплар, медицина хезмәткәрләре, Урыссудагы мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе укытучыларыннан торган махсус комиссиягә барганнар. Ләкин ике очракта да комиссия баланың укырга сәләте булмавы турында карар чыгарган. Шул вакытта Лениза Миңнеәхмәтовна улының җәмгыятьтә социальләшүе гаиләгә генә бәйле булачагын аңлаган. Редакциягә эшкә урнашкач, ул улын һәрвакыт үзе белән эшкә йөрткән.

Без башка бинага күчкәч тә, Илшат редакциягә килеп йөрүен дәвам итә. Бүген дә ул ярдәм итәргә тели, ләкин компьютерлаштыру заманында аңа йөкләрлек эшләр генә бетеп китте. Илшат редакция хезмәткәрләрен генә түгел, аларның гаилә әгъзаларын да яхшы белә, һәрвакыт тормыш-көнкүрешебез белән кызыксынып тора.

Тулырак мәгълүматны "Хезмәткә дан" газетасының 89нчы санында укыгыз (2 декабрь)

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев