Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яңа туган сабыйларны теркәү тантанасы узды

Баулы районы ЗАГС бүлегендә үткәрелгән бәйрәмнең төп геройлары күптән түгел дөньяга килгән өч малай һәм дүрт кыз булды. Әти-әниләрнең сөенечен уртаклашырга туганнары да килде.

Бу көн күп балалы әти, сугышчы Филүс Нургалиев өчен үзенчәлекле көн булды. Хәрби хезмәткәр ялда һәм ул гаилә өчен мөһим булган вакыйгада катнаша алуына бик шат. Күптән түгел аларның уллары Камил дөньяга аваз салган.


– Улыбыз тууын бик дулкынланып көттек. Безнең өчен кыз яки малай булуы мөһим түгел иде, кем туса да, бик сөенәбез. Хәзер дөнья кыйммәтләренә башка күзлектән карый  башлыйсың, гаилә белән күбрәк буласы килә, күңел туган якларга тартыла, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты әти кеше.


Гөлия һәм Рафис Шәриповларның алтынчы балалары туган, улларына Рүзил исемен кушканнар. Гаиләдә тагын өч малай   һәм ике кыз бар. Гаиләнең иң кечкенә кешесен теркәү чарасына олы балалар да килгән. Шәриповлар әйтүенчә, алар беренче сабыйлары дөньяга килгәндәге кебек дулкынланалар.


– Гаиләдә яңа кеше туу – һәрвакыт дулкынландыргыч һәм сөенечле вакыйга. Без аны көтеп алдык, балалар да бу хәбәрне сөенеп кабул иттеләр, хәзер апайларын карарга булышалар, – диләр күп балалы әти белән әни.


Ләйсән һәм Владимир Будиннар гаиләсендә бер ай элек кызлары Злата туган.

– Әтисе малай көткән иде, билгеле, – дип елмая Ләйсән. – Балабызның тууын бик дулкынланып көттек. Хәзер менә ирем белән бергәләп карыйбыз, төннәрен йокламыйбыз, сөенечле мәшәкатьләр ул. Менә шундый гаилә бәйрәмнәре оештыруларына зур рәхмәт, бик тантаналы төстә уза, бәйрәмгә бик сөенеп килдек.
Әмир, Элиза, Виктория, Злата, Рүзил, Мәдинә, Камил – алар бу якты дөньяга әле күптән түгел генә аваз салганнар. ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтова алар тууны теркәү мизгелләрен бки матур итеп үткәрде. Әти-әниләр бала туу турындагы акт язуына имзаларын куйдылар. 


Гаиләләрне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрик итте. 
– Тормыш кыенлыкларына карамастан, сез балаларны һәм гаиләне сайладыгыз, мин сезнең алда баш иям, сез – безнең заман геройлары. Гаиләдә һәрвакыт үзара аңлашу, тынычлык булсын, ә балаларыгыз сезне сөендереп кенә торсын, – дип мөрәҗәгать итте ул әниләргә.
Котлаулардан соң, гаиләләр балаларының беренче документларын – туу турында таныклыкларын – алдылар. Илмира Хөснулла аларга район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Быел Баулыда 133 бала туган, 112 йөкле хатын-кыз сабыйлары дөньяга килүен көтә.
– Сау-сәламәт бала тусын өчен, хатын-кызлар консультациясенә вакытында килергә һәм барлык тикшеренүләрне узарга киңәш итәм, – дип мөрәҗәгать итә Баулы район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Әлфия Макаримова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев