Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда иң оста шигырь сөйләүчеләрне ачыкладылар

Бүген Баулыдагы 1нче санлы мәктәпнең актлар залында Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсының район этабы үтте. Аның җиңүчеләре район данын Казанга барып яклаячак.

Элеге конкурс инде тугызынчы тапкыр үтә. Быел аның темасы – “Туган ягым – яшел бишек” Гомәр Бәширов.

Конкурсның сайлап алу этаплары мәктәпләрдә үткән, ә район күләмендәге конкурста кырыкка якын мәктәп укучысы катнашты.

1-4 сыйныфларда укучы балалар арасында татар телендә шигырь сөйләп, Тимур Әсәдуллин (7нче мәктәп) беренче урынга лаек булды. Икенче урында — Дарида Шәмсетдинова (6нчы мәктәп) һәм Рамилә Фәррахова (Яңа Чүте мәктәбе). Өченче урынга Илназ Хәбибуллин (2нче мәктәп) лаек дип табылды.

5-8 сыйныфларда укучылар арасында Эвелина Әхмәтшаһиеваның (6нчы мәктәп) чыгышы беренче урынга лаек булды, икенче урында — Эвелина Хәмидуллина (3нче мәктәп), өченчедә – Илнар Җиһангәрәев (1нче мәктәп).

Өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынга Алсу Миргалимова (гимназия) лаек җулды, икенче урында – Элина Фәттахетдинова (5нче мәктәп), өченчедә – Рафаэль Низамов (1нче мәктәп).

Конкурста катнашучылар арасында татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус теленә тәрҗемәдә укучылар да булды. Аларның чыгышлары аерым бәяләнде. Башлангыч сыйныфлар укучылары арасында Эмилия Хәсәнҗанова (5нче мәктәп) һәм Ләйлә Ибраһимова (5нче мәктәп) чыгышларын жюри әгъзалары икенче урынга лаек дип тапкан. 5-8нче сыйныфларда укучылар арасында беренче урын — Дарья Курагинага (2нче мәктәп), икенче урын – Аделия Хәсәновага, өченче урын Влада Кульгутинага (3нче мәктәп) бирелде.

Туган як турында үзе иҗат иткән шигырьне укыган Юлиана Тужилина да дипломга лаек булды.

Конкурсның финал өлеше 15-17 апрель көннәрне Казанда Актерлар йорты сәхнәсендә үтәчәк. Анда Баулы районы данын Тимур Әсәдуллин, Эвелина Әхмәтшаһиева, Алсу Миргалимова яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев