Баулыда гаилә бәйрәме булды
“Колокольчик” балалар бакчасы хезмәткәрләре, Гаилә елына йомгак ясап, “Гаилә талантлары фестивале” дип исемләнгән бәйге үткәрделәр.
Быел мәктәпкәчә учреждениедә балалар һәм әти-әниләр, әби-бабайлар катнашындагы бәйрәмнәр аеруча күп булды. Гаилә елын ябу чарасы буларак оештырылган Гаилә талантлары фестивале матур һәм җылы гаилә бәйрәменә әверелде.
“Без бу бәйгене талантлы гаиләләрне күрсәтү максатыннан үткәрәбез, чөнки бездә сәләтле гаиләләр бик күп”, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә “Колокольчик” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Гәрәева.
Чыннан да, шактый алар бу мәктәпкәчә учреждениедә. Гаилә фестивалендә аларның иң осталары, активлары иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Барлыгы 13 гаилә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Гөлия Сабирова оныклары Милана һәм Арзуман белән “Бөрлегән” җырын башкарды.
“Оныкларым белән бәйгегә тырышып әзерләндек, – дип уртаклашты Гөлия Сабирова. – Безнең балалар бакчасында мондый чаралар еш уза. Җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр, барысы да тырышып, безне җыеп, безнең белән шөгыльләнеп, бәйрәмгә әзерлиләр. Мондый бәйрәмнәрдә бик тырышып катнашабыз. Дөньялар тыныч булып, тагын да шулай бәйрәмнәр уздырып торырга язсын”.
Кечкенә Әмирә мәктәптә укучы абыйсы Алмир белән чыгыш ясады. Абыйсы гитарада уйнады, ә кыз шигырь сөйләде.
“Бу шигырьне туганыбыз Алсу Садыкова бәйге өчен махсус язды, ул гаилә турында, – дип сөйләде аларның әнисе Әнисә Зәйдуллина. – Кызым биюгә йөри, өйдә җырлый, бии. Уртанчы улыбыз барабанга йөри, Алмир улым үзе гитарада уйнарга өйрәнде. Әби-бабайлары бик талантлы аларның, сәләтле булулары нәследән килә”.
Барлык чыгышлар да күңелгә үтеп керерлек булды. Тамашачылар аларны алкышларга күмделәр.
“Бәйгедә катнашкан гаиләләргә зур рәхмәт. Алар зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Һәр гаилә үзенчә талантлы иде. Жюрига гран-при ияләрен һәм җиңүчеләрне сайлап алу бик кыен булды”, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхибгәрәева.
Җиңүчеләр “Нәфис сүз”, “Вокал”, “Хореография” һәм “Вокаль-инструменталь ансамбль” номинацияләре буенча билгеләнде. Гран-при Мәрданшиннар һәм Зотовлар җыелма командасына бирелде. Алар фестивальдә катнашырга вокаль-инструменталь ансамбль оештырганнар.
“Башта әтиләр генә уйнар, дип уйлаган идек, ә алар безне, әниләрне дә җырларга мәҗбүр иттеләр. Мин бүген беренче мәртәбә җырладым, бик дулкынландым. Без бәйгегә җиңәргә, күңел ачарга залны дер селкетергә килдек”, – дип сөйләде Екатерина Зотова.
Алар моңа ирештеләр дә: чыгышлары искиткеч матур, җанлы булды.
“Шунысы сөендерә: гаиләләрдә җыр-бию, шигырь сөйләү генә түгел, вокаль-инструменталь ансамбль традицияләре дә сакланып калган. Бу бик тәэсирле һәм бик кызыклы чыгыш булды, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты жюри рәисе Ольга Александровна. – Гаиләләр үзләренең яхшы сыйфатларын, талантларын саклап калсыннар һәм балаларын киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләсеннәр иде”.
Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм азагында барлык балалар һәм әти-әниләр бергәләшеп гаилә гимнын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев