Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда әфганчылар сугышчан дусларын искә алдылар

Бүген Баулыда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Чарада район җитәкчелеге, сугышчы-интернационалистлар, яшь армиячеләр, укучылар катнашты.

Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин әфганчыларга рәхмәт белдерде, илдә тынычлык булуын теләде.

“Без Әфган сугышын кичкән якташларыбыз белән горурланабыз. Бүген без шул сугышта һәлак булган Рәсим Рәшит улы Гайнетдиновны искә алабыз. Аның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, – диде ул чыгышында.

Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннарының район советы рәисе Флюр Сәлахов та чыгыш ясады, сугышчы-интернационалистларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде

Митинг ахырында сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелды.

 

Айгөл Габдрәфыйкова фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ