Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда әфганчы Рамил Арсланов истәлегенә хәтер тактасы куелды

Бүген Исергәп авылында туып үскән әфганчы Рамил Арсланов истәлегенә хәтер тактасы куелды. Бу Баулы районында куелган беренче шундый хәтер тактасы.

Рамил Арсланов Исергәп авылында туып-үскән. Бүгенге көндә аның туган нигезендә әнисе Фәния апа яши. Бүген шушы йортның диварында Әфганстанда хезмәт иткән Рамил Арсланов истәлегенә хәтер тактасы урнаштырылды. Бу вакыйганы оештыручы – Рамил Арслановның хезмәттәше, Сарманда яшәүче Айдар Харисов. Ел ярым элек, дустының кабере янында үзенә сүз биргән булган ул, һәм менә бүген аның нияте тормышка ашты. Бу әфганчының гаиләсе өчен дә, Айдар Харисовның үзе өчен дә бик дулкынландыргыч вакыйга.

– Рамил Арсланов белән бергә Әфганстанда хезмәт иттек. Әлмәттә медкомиссияне дә бергә узганбыз булып чыкты, – дип сөйләде Айдар Харисов. – Бадахшан провинциясе Файзабад шәһәрендә бер полкта булдык. Рамил машина йөртүче иде. Ул безгә “Урал” машинасында продукция, сугыш кирәк-яраклары китерә иде. Рамил курыкмыйча берүзе йөрде, төрле хәлләр булгалаган, засадага да эләккә булган. Ул моны соңыннан гына сөйләде. Хәтта яраланган булуын да башта әйтмәде, Әфганстаннан кайткач кына белдем.

Хезмәттәшләр Әфганстаннан кайткач, аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр.

– Без 1988нче елның көзендә армиядән кайттык. Мин Рамилне 2007нче елда эзләп таптым. Очрашкан моменттагы хисләрне әйтеп бетерерлек түгел. Бергә хезмәт иткән кешеләр бик якын булалар, без дә Рамил белән нык дус булдык, – диде Айдар Котдусович.

Без әфганчының тормыш иптәше Алсу Арсланова белән дә әңгәмә корып алдык. Алар 25 ел бергә иңне-иңгә куеп, бәхетле гаилә булып гомер иткәннәр, ике бала үстергәннәр. Ул тормыш иптәше белән ничек кавышулары турында да искә төшерде.

– Рамил мине урлап алып китте. Кичен клубка чыкан җирдән бер сәбәп табып, өйләренә чакырды. Ишек алдына кергәч, әнине чакырып чыгарды да, “Менә сиңа килен алып кайттым”, диде. Әни дә озак уйлап тормады, мендәр алып чыгып, мине шунда менгереп тә бастырдылар, – дип сөйләде безгә Алсу Арсланова. – Шулай кияүгә чыгуыма һич үкенмим. Бик яратышып, дус-тату яшәдек. Кызганычка каршы, биш ел элек иптәшем вафат булды.

Хәтер тактасын ачу тантанасында сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Баулы районы советы рәисе Флюр Сәлахов та катнашты. Ул Сарманнан килгән әфганчыларга Рамил Арслановны искә алганнары өчен зур рәхмәт белдерде, киләчәктә мондый тәҗрибәне Баулы районында да кертү турында уйлаячаклары турында әйтте.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев