Баулыда Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе булды (фотогалерея)
Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, Баулы мәдәният йортында “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән хәтер кичәсе оештырылды. Анда Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллина, язучының туганнары һәм төрле төбәкләрдән килгән башка кунаклар катнашты.
“Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән хәтер кичәсенә килүчеләр күп иде – залда алма төшәрлек тә урын булмады. Чарада Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллина да катнашуы ямь өстенә ямь булды. Зал, аны басып алкышлап, аңа булган хөрмәт хисләрен күрсәтте. “Баулы-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә барышында, Нурсөя ханым Баулыга еш кайтуларын, бу төбәкнең кунакчыл булуын әйтте.
“Баулыга без гел кайтып йөрдек. Туган як якын була бит инде, Фәнис гел сөенеп кайта иде бирегә. Монда кайтырга дисәң, нишләргә белми иде инде. Ык елгасын бик сагына иде. Ул бит, үрдәк кебек, су кешесе иде, – дип, искә алды Нурсөя ханым Фәнис Яруллин белән Баулыга кайткан вакытларын. – Аннары тагын шунысы бар: Баулы ягы халкы кешелекле, кунакларга бик игътибарлы бит ул”.
Күренекле якташыбызны искә алу кичәсе Фәнис Яруллин тавышы белән башланып китте: сәхнәдәге зур экранда видеода ул : “Яшәргә теләк кирәк, иң беренче. Яшәргә омтылыш кирәк. Һәм, шул омтылышны тормышка ашырыр өчен, бөтен көчеңне бирергә кирәк”, – дип, мөрәҗәгать итте. Һәм шул арада сәхнәдә яшь Фәнис Яруллин пәйда булды. Бик дулкынландыргыч һәм тетрәндергеч сәхнә күренеше башланып китте. Фәнис Яруллинның бала чагы, яшьлеге, тормыш иптәше Нурсөя ханым белән танышуы, аңа булган мәхәббәте һәм хөрмәте, иҗат юлы язучының яшь чагы образында чыгыш ясаган Ленир Дәүләтшин чыгышы аша күрсәтелде. Нурсөя ханым образында булган Илсөяр Дәүләтшина бию хәрәкәтләре белән сәхнә күренешен тагын да тулыландырды. Бу мизгелләрне тамаша кылганда күпләрнең күңеле тулгандыр, мөгаен.
Бу кичә күренекле якташыбызны искә алу һәм Нурсөя ханымга рәхмәт белдерү булды. Чарада чыгыш ясаган һәркем аңа хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерде, аны чәчәкләргә күмде. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров барлык баулылар исеменнән Нурсөя ханым Яруллинага рәхмәт сүзләре әйтте.
“Хөрмәтле Нурсөя ханым, киң күңелле, олы йөрәкле булганыгыз өчен, бөтен Баулы халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдереп, сезнең каршыгызда хөрмәт белән баш иябез. Сез бөтен авырлыкларны бергәләшеп кичтегез, барысын да үз йөрәгегез аша үткәреп, бөтен гомерегезне яраткан кешегезгә багышладыгыз, – диде ул”.
Кичәдә Фәнис Яруллинның бертуган апасы Нәсиха Фәхретдинова, туганы Нәдия Рәхмәтуллина һәм язучының башка туганнары, Нурсөя ханымның туганы, Фәнис Яруллин иҗатын тирәнтен өйрәнүче Сәвия Хәкимова да бар иде. Сәвия Хәкимова баулыларга, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.
Кичәдә чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Баулы якташлыгы рәисе Нурислам Хәбипов, Туймазы шәһәреннән язучы Нурия Вәлиәхмәтова, Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Фәнилә Шәрифгалиева, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев язучы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар.
“Мин үзем тумышым белән Баулы районыннан, шуңа күрә мин Фәнис Яруллин белән бик горурланам һәм аның китапларын яратып укыйм, – дип сөйләде Туймазы шәһәреннән язучы Нурия Вәлиәхмәтова. – Безнең язучылар белән Фәнис Яруллинның музей-йортында булганыбыз бар. Бу музей безгә үзебездә дә шундый музей булдыруга этәргеч булды”.
Нурия Вәхиәхмәтова, хөрмәт йөзеннән, язучының тормыш иптәше Нурсөя ханымга зур чәк-чәк һәм башка бүләкләр алып килгән
Фәнилә Шәрифгалиева Фәнис Яруллинның Кызылъярдагы музей йорты мөдире Гүзәлия Газизуллинага сертификат тапшырды.
“Мәскәүлеләр Фәнис Яруллин иҗаты белән яхшы таныш. Без аның иҗат кичәләрен үткәреп торабыз, – дип сөйләде безгә Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Фәнилә Шәрифгалиева. – 18 мартта Фәнис Яруллинның 85 еллыгы уңаеннан. Мәскәү шәһәрендә “Мин кайтырмын сезгә яңадан” дип исемләнгән кичә оештырачакбыз”.
Ленир Дәүләтшин белән Фәридә Зыярова алып барган хәтер кичәсе бер сулышта узды. Күренекле якташыбыз турындагы хатирәләр аның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Баулы мәдәният йорты артистлары, “Сөмбел” вокаль ансамбле чыгышлары чараны тагын да күркәмрәк ите. Фәнис Яруллин да кичә буеннан буена якташлары каршында булды: сәхнәдәге зур экранда аның якыннары һәм якташлары белән төшкән төрле фотосурәтләре күрсәтелде.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев