Баулыда Фәнис Яруллинны искә алдылар
Бүген, 9 февральдә, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 85 яшь тулган булыр иде. Якташ язучыбыз һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханым хөрмәтенә куелган һәйкәл янында искә алу митингы булды. Бирегә шагыйрьнең иҗатын хөрмәт иткән баулылар җыелды. Митингта Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты.
Фәнис Яруллинны искә алу чарасында мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәрләре, шагыйрьнең иҗатын үз итүчеләр аның тирән мәгънәле, шул ук вакытта һәркемгә таныш булган шигырьләрен укыдылар.
Шагыйрьнең балалар өчен язылган юмор хисле шигырьләре чарага килүчеләрне көлдертеп тә алды. Аны шәһәребезнең 3нче мәктәп укучылары бик тә оста итеп башкардылар.
Баулы районының мактаулы гражданины – 87нче яше белән барган Мохтар ага Афзалов Фәнис Яруллинга багышланган чараларны бер дә калдырмый. Ул митингка килгән һәркемне Фәнис Яруллинның китапларын, бар күңеленнән сугарылып язылган шигырьләрен укырга өндәде. Ветеран бу юлы “күчтәнәчкә” Фәнис Яруллин сүзләренә язылган матур җырын алып килгән иде.
Раузана Зеленова – мәгариф өлкәсендә 40 еллык хезмәт стажы булган укытучы. Ул үзенең күңелендә йөрткән шигырьне – Фәнис Яруллинның шигырен – сөйләде.
“Фәнис Яруллин чынлап та, русча әйткәндә, үзе бер “самородок”, – ди Раузана ханым. – Үзе йөри алмаса да, ул шулкадәр матур шигырьләр язган. Шигырьләрендә тәрбия темасы, матур мәхәббәт күбрәк чагыла. Кичә генә Фәнис Яруллинның шигырьләрен тагын бер кабат укып алдым. Дүртъюллык шигырь эчендә дә күпме мәгънә, тәрбия ята. Ул безнең бик көчле язучы иде. Мин аның үземнең якташым булуы белән бик нык горурланам!
Чара, бер сулышта, искиткеч матур шигырьләр тыңлап узды һәм ул һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев