Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда әдәби бәйге популярлаша бара

Баулыда “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узды

“Җәлил укулары” бәйгесе дистанцион форматта өч этапта узды. Быел анда безнең районнан 200гә якын кеше катнашкан. Чагыштыру өчен – былтыр “Җәлил укулары”нда 110 кеше катнашкан булган.

Бәйгедә түбәндәге номинацияләр билгеләнгән: “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил дөнья халыклары телендә”, “Фронтовик язучылар татар телендә”, “Фронтовик язучылар рус телендә”, “Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару”, “Яшь җәлилчеләр” номинацияләре.

“Быел иң яшь катнашучыга – 3 яшь, иң өлкәненә – 46 яшь, – ди жюри әгъзасы, район мәгариф бүлеге методисты Роза Абдрахманова. – Әлегә бәйгенең район этабы җиңүчеләре ачыклана, нәтиҗәләрне 15 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Декабрьдә бәйгенең зона этабы булачак. Ә февральдә, Муса Җәлилнең туган көне алдыннан республика этабына нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләр билгеле булачак”.

Бу хакта тулырак – “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе сюжетында

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев