Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда чаңгы сезоны ачылды

Трёхгоркада 2021-2022 елгы чаңгы сезонын ачуга багышланган чаңгы ярышлары булды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, Баулы учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, студентлар һәм башка шәһәрлеләр – барлыгы 122 кеше – катнашты.

Баулыда чаңгы сезоны ел да Яңа ел алдыннан ачыла. Район башкарма комитетының спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, ярышларны иртәрәк уздыру планлаштырылган, ләкин көннәр салкынайтты, кар да күп түгел иде. Сүз уңаеннан, бүген дә көн бик үк җылы булмады – көчле җил иде. Шулай да, чаңгыда шуып, кайнар чәй эчкәч, бик үк туңмадылар кебек.

Ярышлар башланыр алдыннан, бер төркем баулыларга ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын значокларын тапшырдылар. Алар – Расил Галимов, Ирина Фомина, Ильяс Камалиев һәм Илшат Галиев.

Шунысын әйтү урынлы булыр: Баулыда олысы да, кечесе дә чаңгыда шуарга ярата. Ярышта күптән түгел генә чаңгыга басучылар да, тәҗрибәле чаңгычылар да бар иде. Шуларның берсе – Владимир Мурзакаев. Ул гомере буе спортка тугры кала, көр күңелле һәм озын гомерле булырга спорт ярдәм итә, ди ул.

Ә менә Әмилә Гыйльманованың чаңгыга басуына әле ике генә ел. Ярышка ул әти-әнисе белән килгән. Әлеге спорт төренә мәхәббәтне әтисе уяткан. Әмилә безгә ярышка җиңү өчен килүен әйтте.

Иң элек стартка укучылар басты. Кечерәкләр 500 метрлы арада узышса, өлкәнрәкләр – берешәр чакрымлы дистанциядә. 18 яшьтән өлкәнрәкләр 2 чакрым ара узды.

Нәтиҗәдә җиңүчеләр ачыкланды. 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында Данил Чайников һәм Эвелина Төхбәтуллина беренче килде (икесе дә 2нче мәктәптән). 2005-2006 елгылар арасында Камил Мәҗитов (7нче мәктәп) һәм Азалия Корбанова (6нчы мәктәп) җиңде. 2007-2008 елгылар арасында Азамат Хөснетдинов (6нчы мәктәп) һәм Эмилия Хәйруллина (4нче гимназия) беренче булды. 2009-2010 елгылар арасында Кәрим Хаҗиев (5нче мәктәп) һәм Әмилә Гыйльманова (2нче мәктәп) беренче килде. 2011-2012 елгылар арасында Данил Гыйбадуллин (2нче мәктәп) һәм Елена Колесникова (6нчы мәктәп) җиңде.

18-30 яшьлекләр арасында беренче урынга Равил Гыйбадуллин (студент) һәм Ирина Фомина (1нче спорт мәктәбе) лаек  булды. 31-60 яшьлекләр арасында Фәнил Төхбәтуллин (1нче спорт мәктәбе) һәм Ирина Мурзакаевага (Алексеевка) тиңнәр булмады. 61 яшьтән өлкәнрәк арасында Ирина Малышева һәм Владимир Мурзакаев беренче килде.

Айгөл Габдрәфыйкова фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев