Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда чаңгы базасы эшли башлый

Иртәгә, 28 декабрьдә, Трёхгорка дип йөртелә торган урман буенда модульле яңа чаңгы базасы ачыла.

Хәзер Трёхгоркада яктыртылган трасса, махсус резак белән салынган яхшы чаңгы юлы барлыкка килде. Модульле базада чаңгычыларга уңайлы шартлар тудырылган – биредә душ кабиналары, шкафлы чишенү-киенү бүлмәләре бар. 1нче спорт мәктәбе директорының спорт эшләре буенча урынбасары Римма Гыймалетдинова мәгълүматына караганда, базада чаңгыны прокатка алып булачак, шулай ук чаңгычылар өчен секцияләр эшләячәк.

Модульле чаңгы базасын ачу тантанасы 9 сәгатьтә була. Чаңгы ярышлары 10 сәгатьтә башлана. Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев