Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда өч авария булган

Соңгы атнада гына да районыбыз юлларында өч транспорт-юл һәлакәте теркәлгән.

12 июнь төнендә Баулы-Октябрьский автоюлының 15нче чакрымында (+800 метр) велосипедчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. 1976 елгы велосипедчы, яктылык кайтаручы элементлары булмаган килеш, яктыртылмаган юлдан Баулы шәһәре ягына таба хәрәкәт иткән. Аның артыннан баручы, 1988 елгы шофёр идарә иткән автомобиль Renault Logan (Рено Логан) автомобиле, яктылык кайтаручы элементлары булмаган велосипедчыны караңгыда күрмичә, аны бәрдергән. Зыян күрүчене Октябрьский шәһәре хастаханәсенә салганнар, ул анда авыр хәлдә реанимациядә төн чыккан. Хәзерге вакытта аны гомуми терапия палатасына күчергәннәр.

13 июньдә Васькино-Туйралы авылыннан ерак түгел җирдә ВАЗ автомобиле йөртүчесе төп юлдан хәрәкәт итүче Lada (Лада) автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике автомобиль бәрелешкән, транспорт чараларына техник зыян килгән.

15 июньдә кичке сәгать 4 тулганда Энгельс урамында кеше үлеменә китергән авария булган. ВАЗ 2114 автомобиле белән идарә итүче юл хәрәкәте полосасындагы җәяүлене бәрдергән. Кызганычка каршы, хатын-кыз район хастаханәсендә вафат булган.

Аварияләр хакында “Баулы-информ”га Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.

Фото: Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ