Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Бөек Ватан сугышы ветераны олуг юбилеен каршы алды

Мәсгуть Хәләфетдин улы Гыйльметдинов бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Безнең төшерү төркеме килеп кергәндә, юбиляр Мәсгуть бабай кызлары белән мәш килә иде. Дөресен генә әйткәндә, кунаклар килүгә әтиләрен кып иттереп, орден-медальләр белән тулы пидҗәген кидереп маташулары иде.

Күренеп тора: Мәсгуть абыйның кызлары, әтиебез дип өзелеп, йөгергәләп, җан атып торалар. Менә кайда ул – бәхетле картлык. Бүген сугыш ветеранына аз да түгел, күп тә түгел – 95 яшь. Мәсгуть бабайның еллар буразналар салып узган йөзе бәхеттән елмая.

Мәсгуть Хәләфетдин улы Баулы районы Хәнсевәр авылында дөньяга килә. Өч яшендә әтисез кала. Әниләре дүрт бала белән тол кала.

– Ачлык-ялангачлык, колхозлаштыру еллары бик авыр булды, – дип искә ала ветеран. – Дүрт сыйныф кына укып, 12 яшемнән авылда бозау көтүе көттем.

1942 елның 8 сентябрендә Мәсгуть Хәләфетдин улы армия сафларына алына. Авылларыннан алты егет китәләр. Артиллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә ул.

Дошман белән каты бәрелешләрдә катнашырга, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Мәсгуть Гыйльметдинов III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм башка медальләр иясе дә.

Сугыштан әйләнеп кайткач, сөйгән яры Рәкыяне очратып, матур гаилә коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Мәсгуть абый колхозда бригадир, ферма мөдире дә булып хезмәт куя. Авылларында танылган балта остасы да була. Аның алтын куллары белән төзелгән йорт-куралар бихисап.

Озак еллар Хәнсевәр авылында яшәгәннән соң, 1987 елда гаилә белән Баулыга күчеп килә. Тормыш иптәше, гомер юлдашы Рәкыя белән 60 ел тату гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, гаиләләренең якты кояшы Рәкыя апа гына берничә ел элек вафат була.

Бүгенге көндә ветеран балалары, 11 оныгы, 13 оныкчыгы хөрмәтендә гомер үрләренә атлый.

– Безнең әтиебез көчле рухлы, нык кеше, – ди кызы Рәсимә Дәүләтбаева. – Ул безне дә көчле рухлы булырга, барлык каршылыкларны җиңеп чыгарга өйрәтте. Без әтиебездән әле дә үрнәк алып яшибез.

Мәсгуть абыйны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да тәбриклщде. Ул ветеранга изге теләкләрен җиткерде, Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев